news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Скрипкачы Динә Закированың уен коралында «буаз» кәлтә көй чыгарган

Скрипкачы кызыклы видео белән уртаклашкан.

news_top
Скрипкачы Динә Закированың уен коралында «буаз» кәлтә көй чыгарган
Динә Закированың Инстаграм аккаунтыннан

Скрипкачы Динә Закирова уен коралын чирәмгә куеп калдырган. Ул килгәндә скрипка өстендә кәлтә еланы йөргәнен күргән. Видеода скрипкачы бармагы беләнкәлтәнең койрыгына кагыла, ә анысы исә уен коралы кылына кагылып «көй уйнап» төшеп китә.

Динә Закирова бу видеога кызыклы комментарий калдыручыга концертка билет вәгъдә иткән.

Инстачыларның күбесе кәлтә еланының буаз булуын күреп алган.

«Скрипкачы кәлтә!»,

«Динә скрипкада уйнарга хәтта кәлтәне дә гашыйк иткән»;

«Динә мине дә өйрәтмәс микән дип килгән идем лә. Кулларың кыска, койрыгың озын да, әмма берәү генә диделәр»;.

«Кәлтәнең күзендә наз, димәк ул быел буаз»;

«Шпион кәлтә бу! Динәнең нәфис бармак эзләрен алырга килгән», дип комментарий калдырган концертка барырга теләүчеләр.

«Тикмәгә түгел. Авырлы кәлтә бит бу. Бәбәй бүләк итәргә килгәндер», дип язган бер инстачыга «белмим анысын, тик матур көй уйнап китте үзе», — дип җавап язган музыкант.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар