Скрипкачы Динә Закировадан бизәкле коймак рецепты
Әзер камырны пластик шешәгә салырга, ә капкачына өч тишек ясарга кирәк.
Коймак камыры өчен: 250 грамм он , 300 мл сөт , 2-3 йомырка, 2 аш кашыгы шикәр комы, 0,5 аш кашыгы тоз, 1 аш кашыгы үсемлек мае.
Әзер камырны пластик шешәгә салырга, ә капкачына өч тишек ясарга кирәк. Майлы табага камырдан төрле бизәк ясарга. Ике ягын да кыздырып алырга.
Әзер коймакларны төрү ысулы видеода күрсәтелгән.