Скрипкачы Динә Закирова инстаграмда әнисен искә алып язган
Бүген Динәнең әнисенә 58 яшь тулган булыр иде.
Скрипкачы Динә Закирова үлгән әнисен искә ала.
«Көзләр килде, гөлләр шиңде…
Инде төшкә керәсең.
Төшкә кереп, искә төшеп,
Үзәгемне өзәсең!
Әниемнең туган көне бүген… 58 яшь тулган булыр иде…» — дип язган Динә үзенең иснтаграм сәхифәсендә. Бик күп кеше кайгы уртаклашып комментарий язган. Танышлары әнисенең изге җанлы, саф, чиста күңелле кеше булуын да искә төшергәннәр.
Динә Закирова үзенең социаль челтәре битләрендә бик еш кына әнисен искә алып яза, фотолар урнаштыра.