Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Скрапбукинг белән табыш алучы Алия Фаздалова: Эшкә тотынганда акча эшләү турында уйламаска кирәк

"Шөгылем бизнеска әйләнде", - ди скрапбукинг остасы Алия Фаздалова.

news_top_970_100
Скрапбукинг белән табыш алучы Алия Фаздалова: Эшкә тотынганда акча эшләү турында уйламаска кирәк
Хәзер яшьләргә акча эшләүнең юллары ачылып кына тора. Арча кызы Алия Фаздалова скрапбукинг белән шөгыльләнү тиз һәм, мөгаен, табыш китерүнең иң яхшы ысулы дип саный. 





Скрапбукинг ярдәмендә Алия альбомнар, открыткалар, китап, блокнот, паспорт тышлары ясый. Тәвәккәллеген һәм бөтен тырышлыгын эшкә җигеп башлаган шөгыле бүген мул җимешләрен бирә. 

“Үзем өчен ясыйм дип тотынган бу шөгылем якыннарым, танышларым арасында шулкадәр зур кызыксыну уятыр дип күз алдына да китермәгән идем. Тора-бара скрапбукинг яшәү рәвешемә һәм төп эшемә әйләнеп китте. Иң яхшы эш ул - синең хобби, дип әйтәләр бит. Минем дә шулайрак килеп чыкты”, - ди Алия. 



Белеме буенча Алия – педагог психолог һәм инглиз теле укытучысы. 2005 елда Казан Дәүләт педагогика университетын “Психология” белгечлеге буенча тәмамлый. Икенче югары белем алу максатыннан хезмәт, рәсем укытучысы белгечлекләрен дә үзләштерә ул. Остаханәсен булдырганчы Арча педагогика көллияте студентларын рәсем ясау серләренә өйрәтә. Студент елларында ире Илдар белән танышып 2005 елда гаилә коралар. Бүген өч бала тәрбиялиләр.



- Алия, кул эшләренә һәркемнең дә кулы ятмый. Бу сәләт кемнән килде? 

- Иҗади эшләр белән кечкенәдән үк кызыксына идем. Кул эшләре белән шөгыльләнгән кешеләргә һәрвакыт сокланып карадым. Әнием гомер буе хезмәт укытучысы булып эшләде, мине күп төрле кул эшләренә ул өйрәтте. Бергә бәйли, чигә, тегә, сәйләннән матур чәчәкләр эшли идек. Әтием дә бик иҗади, ул мине рәсем ясау серләренә төшендерде. Якыннарымның иҗади алымнары һәм бай фантазиясе миңа да тәэсир итми калмагандыр. 

- Бәйләү, чигү, тегү эшләре белән шөгыльләнүчеләр күп. Ни өчен нәкъ менә скрапбукингка алынырга булдыгыз? 

- Янәшәбездә скрапбукинг турында бөтенләй беләүчеләр дә бар. Мин аны иҗатның яңа төре дияр идем. Бу кызыклы шөгыль белән 3 ел элек таныштым. Интернет челтәрендә кулдан ясалган матур фотоальбом, блокнот, открытка фотоларына тап булдым. Шунда ук үзем дә ясап карарга кызыктым. Бу эшне соңга калдырмыйча, тиз генә скрапбукинг өчен кирәк-яраклар сатып алдым. Үземне сынап карау теләге шулкадәр көчле иде. Беренче тапкырга эшем ярыйсы гына килеп чыкты. Тик барыбер тәҗрибә туплар өчен Казанда масстер-класс уздым. Анда скрапбукинг хакында тулырак белеп кайттым. Биюче бии-бии остара дигәндәй, кулым да ясый-ясый шомарды.  Башта үземә өйрәнер өчен ясадым, артканнарын бүләк итә башладым. Бу эшкә бөтенләй кереп китеп, күбрәк ясап куйгач, мин аларны интернет аша сатуга куйдым. Кызыксынучылар бик күп булды. Шулай акрынлап үз сатып алучыларым барлыкка килде. Скрапбукинг иҗатын өйрәнергә теләүчеләр дә шактый. Балалар һәм яшьләр өчен бик кызыклы шөгыль бу. 



- Скрапбукинг стилендә эшләнгән кайсы әйберне аеруча күп алалар? 

- Хәзер күпләр матурлыкка омтыла. Шуңа күрә бәйрәмнәргә открыткалар һәм акча конвертларын кибеттән түгел, ә бездән сатып алырга тырышалар. Шулай ук экокүннән эшләнгән паспорт тышларына ихтыяҗ зур. Аларны барлык документлар сыярлык итеп эшлим. Кулинар китапларым да яхшы сатыла. Эшләремнең күбесе чит илләрдә дә сатыла. Америка, Канада, Германия, Бельгия, Египет, Австралия даими сатып алучыларым бар. 



- Алия, скрапбукинг стилендә иҗат итү катлаулы һәм вак эш кебек тоела. Сезгә иң мөһиме нәрсә: табыш алумы, әллә күңел рәхәтлегеме? 

- Әйе шулай, ләкин мина бу шөгылем ошый, ул мина тынычлык, ял бирә. Табыш алу мөһим, ләкин эшең күңел рәхәтлеге тудырмаса, андый эш озакка сузылмас дип уйлыйм. Шуңа күрә эш яраткан һәм чын йөрәктән башкарылган булырга тиеш. Скрапбукинг - табыш китерә торган шөгыль. Табыш китермәсә, эшебезне тагында җәелдереп, остаханә ачмас идек. Никадәр табыш алганыбызны саннарда әйтәсебез килми. Анысы сер булып калсын. Көн саен тырышып эшләсәң, яхшы гына акча эшләргә була инде, әлбәттә. Чыгымнары да юк түгел. Материалын гел сатып алырга кирәк. Аннан соң реклама өчен дә түлибез. 

- Өйдә утырган хатын-кыз бүгенге заманда скрапбукинг белән генә шөгыльләнеп акча эшли аламы? 

- Әйе, әлбәттә, көндәлек акча эшләп була. Тик мөһим момент: эшләгән әйбереңне матур итеп тәкъдим итә, сата белергә кирәк. 

Алиянең студиясендә өстәл календаре, открыткалар,бәйләнгән кул эшләнмәләре, скрап-битләр, тартма һәм шкатулкалар, табигый сабыннар, топиарий, фотоальбомнар, рамкалар, ясалма чәчәкләрдән төрле композицияләр, балалар өчен чәч каптыргычлары, муенсаларның ниндие генә юк. Аның эшләренә карыйсың да, бер кеше боларның барысын да ничек эшләп өлгерә икән, дип уйлыйсың. Күпме фантазия, күңел байлыгы, сабырлык кирәк бит моңа. 



- Иҗат кешесе тынгысыз була. Яңа идеяләр ничек туа? Барысын да тормышка ашырырга өлгерәсезме? 

- Интернет челтәре миңа күп мөмкинчелекләр бирә.Төрле креатив дизайнерларның эшләрен карап, илхамланып , яңа идеялар туплыйм. Шулай табигатьтән, тирә-юньдә очраган матур күренешләрдән илһам алам. Яңа идеяләрем бик күп, әлегә барысын да тормышка ашырырга вакыт җитми. Насыйп булса үз җае белән хыялларымны чынга ашырырмын. 

- Алия, кул эшләрең белән күргәзмәләрдә катнашасыңмы? 

- Иҗади конкурсларда һәрдаим катнашып барырга тырышам. Бөтендөнья татар яшьләре форумы үткәрә торган “Печән базары” һәм JADIDFEST фестивальләрендә катнаштым. Арчада узган ярминкәләргә дә гел чакырып торалар. 

- Скрапбукинг белән шөгылләнергә теләүчеләргә эшне нидән башларга? Бу эшне теләсә кем башкара ала дип уйлысызмы? Әйберләрне кайдан сатып алырга? һәм төп эш өчен ниләр кирәк? 

- Эшкә тотынганда акча эшләү турында уйламаска кирәк. Бу шөгыль сезгә рухи канәгатьлек бирергә тиеш. Эш ошамый икән, тотынмавың хәерле. Бөтен күңелеңне биреп эшләсәң, матур да, сыйфатлы да чыга. Бу гомумән бөтен эшкә дә карый. Иң беренче чиратта скрапбукинг буенча мастер-класс узып тәҗрибә тупларга тәкъдим итәм. Интернет челтәреннән фото һәм видеолар карап та мәгълүматлар алырга була. Һәм иң мөһиме теләк кирәк инде. 

Скрапбукинг белән шөгыльләнгәндә кеше үзенең фантазиясен баета, гади әйберләрдән сәнгать әсәре тудырырга өйрәнә. Шуның белән бергә иҗатның бу төрендә эшләнгән үзенчәлекле һәм оригиналь әйберләрне ясар өчен күп вакыт таләп ителми. Алар озак вакыт карашны иркәли һәм җанны җылыта. Ә бәйрәмгә үз кулларың белән эшләнгән бүләк бирү һәрчак күңелле. Хәзер скрапбукинг иҗат итәр өчен материаллар барлык кибетләрдә дә бар диярлек. Сайтлардан да сатып алып була. Сайлау мөмкинлекләре зур. Скрапбукинг декоры өчен материаллар күптөрле. Иң башта безгә скрап-кәгазь (скрап-бумага) сайларга кирәк. Алар бизәкле, ялтыравыклы була. Декорны матур итеп бизәргә һәм аңа үзенчәлекле төс кертер өчен төймәләр, диңгез кабырчыклары, стразылар, төсле ленталар кулланырга була. Инструментлардан кайчы, фигуралы тишек ясаучы җайланма, төсле карандашлар, скотч, җилем кирәк. 


Алиядән өстәл календаре ясау буенча мастер-класс 


Мастер-класс өчен кирәк булачак әйберләр: 

- катыргы 
- скрап-кәгазь 
- декоратив элементлар (металл подвескалар - тимераяк, төймә, җимешләр, кар бөртекләре, пайеткалар, кечкенә кыстыргычлар) 
- җилем 




Алия иске, ташландык әйберләрдән менә дигән фигуралар да ясый, могҗизалар тудыра. 

- Сарайда әбиемнән калган иске сәгать табып алдым. Ул ватылган һәм анда тузан җыеп эшкә яраксыз булып ята иде. Шул вакытта аннан арт-объект ясау идеясе башыма килде. Сәгатьне яхшылап буядым, декоратив материаллар белән бизәдем. Ул вакытта интернет челтәрендә конкурс бара иде. Мин дә бу эшемне тәкъдим итеп финалга уздым, - ди Алия. 


Һәм бонус - пицца камыры рецепты!


Фаздаловларда эш гөрләп тора. Алия кул эшләре белән мәшгуль, Илдар пешекче. Без килгәндә Илдар итальян пиццасы әзерләү белән мәшгүль иде. 



Итальян пиццасының камырын әзерләү өчен кирәк булачак әйберләр: 

250 г он,1 чәй кашыгы тоз, 125 мл су, 7 г чүпрә, 2 аш кашыгы зәйтүн мае. Барлык ингредиентларны чират буенча кушып, камыр басабыз.

Пицца эчлеген әзерлибез. Пицца өчен махсус томатлы соус, орегано, мацарелла сыры, колбаса, шампиньон гөмбәсе, помидор кирәк. Аларны шакмаклап турап, пицца камыры өстенә тезәбез.

Духовкада 200 градуста 10- 15 минут тотабыз.





    Комментарийлар (0)
    Калган символлар:
    news_right_column_1_240_400
    news_right_column_2_240_400
    news_right_column_3_240_400
    news_bot_970_100