Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Скотчтан калган эзне ничек чистартырга?

news_top_970_100
Скотчтан калган эзне ничек чистартырга?
https://ru.freepik.com/

Төрле өслекләргә скотч ябыштырганнан соң калган ябышкан эзне бетерү ысуллары киңәшләр сайтында чыкты.

Скотч эзен эреткеч, бензин, башка скотч яки фен белән дә чистартып була. Ләкин моның бик гади ысулы бар. Суыткычтан үсемлек мае шешәсен алыгыз. Бинтны май белән чылатыгыз һәм скотч эзе булган урынны ышкыгыз.

Тап горизонталь өслектә булса, бер тамчы май төшерегез, аны өслеккә таратып, берничә сәгатькә калдырып торыгыз. Май тапны бөтенләй бетермәсә, һичьюгы клейны эретә. Аннары май эзләрен сабынлы су белән чистартыгыз.

Бензин һәм башка эреткечләр скотч эзен тизрәк чистарта, тик исе озакка кала, әле өслекне дә бозарга мөмкин.

Кулдагы һәм киемдәге буяу эзләрен дә май белән ышкып бетереп була, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100