news_header_bot
Язманы тыңлагыз

“Скорая помощь” сериалы артистын полиция атып үтергән

Хастаханәгә барырга кыстаучы полицейскийларга озак кына карышканнан соң, Ванесса аларга пистолет терәгән.

news_top
“Скорая помощь” сериалы артистын полиция атып үтергән
“Скорая помощь” сериалында уйнаган артистка Ванесса Маркесны Калифорниядә полиция атып үтергән. Бу турыда Los Angeles Times газетасына сылтама белән, ТАСС хәбәр итте.

Фильмда ул Венди Голдман исемле шәфкать туташын уйный иде. Ванесса Маркесның психик авыруы булган.

30 августта артистның өендә фаҗига килеп чыккан. Нерв өянәге башлангач, бирегә полиция килгән. Алар актрисаны хастаханәгә барырга кыстаган. Озак кына карышканнан соң, Ванесса аларга пистолет терәгән.

Соңрак пистолетның уенчык булуы ачыкланган. Тик хокук саклаучылар аны чын дип белеп, Маркесны урында ук атып үтергән, диелгән әлеге хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар