Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Ашыгыч ярдәм» машинасына кадәр кар көртләреннән сөйрәп алып барган әби үлгән

news_top_970_100

Пермь өлкәсенең Гремячинск шәһәрендә яшәүче әбине «ашыгыч ярдәм» машинасына кадәр кар көртләреннән сөйрәп алып барганнар. Ул вафат булган. Бу турыда «Вести» каналы хәбәр итте.

Кар күп яву сәбәпле, 93 яшьлек хатын-кызны, махсус җәймәгә салып, көртләр өстеннән сөйрәп алып барырга туры килгән.

Төбәк Сәламәтлек саклау министрлыгы белешмәсе буенча, пациентка вакытында ярдәм күрсәткәннәр, аны хастаханәгә китергәннәр.

«Табиблар тырышлыгына карамастан, ул соңрак хастаханәдә үлде», – дигәннәр ведомствода.

Өлкән яшьтәге хатын-кызны кар көртләре өстеннән сөйрәп барган мизгелне видеога төшереп, социаль челтәрләрдә тараткан булганнар. Урамда кар күп булу сәбәпле, «ашыгыч ярдәм» машинасы өй янына килә алмаган, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар: 1000
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
В Петербурге ребенок умер в муках после ужина: встало сердце
В Москве произошел взрыв в спальном районе: читать детали
«Отключение Украины от нашей сети не произойдет»: Маск
news_right_column_3_240_400
ЦБ этой весной запустит новые правила в ипотеке
news_bot_970_100