Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Шкафка качкан иде». Әтиле-уллы ике ир-ат әниләренең сөяркәсен буып үтергән

news_top_970_100
«Шкафка качкан иде». Әтиле-уллы ике ир-ат әниләренең сөяркәсен буып үтергән
"Татар-информ" архивы

Британиядә яшәүче хатынның элеккеге ире һәм улы аның яңа сөяркәсен вәхшиләрчә үтергән. Бу турыда РЕН ТВ хәбәр итте.

23 яшьлек Райли Пекхэм, 49 яшьлек әтисе Уэйн белән бергәләп, әнисенең сөяркәсен буып үтерә.

Керри исемле хатын янына ире һәм улы килә. Керри үзе Мэтью исемле сөяркәсе белән яши. Егет өй түбәсе аша тәрәзә янына килә һәм әнисенең өенә шуннан керә. Сөяркә куркуга кала һәм шкафка кача, полициягә хәбәр итә. Әни кеше улын куып чыгармакчы була, ләкин егет китми, аннары өйгә хатынның ире дә керә. Әтиле-уллы ир-атлар шкафтагы сөяркәне эзләп таба һәм үтерү белән яный. Аны типкәләп кыйныйлар.

Әни кеше сөяркәсен якларга маташа. Ләкин ир-атлар аңа да сугып җибәрә. Әтиле-уллы җинаятьчеләр сөяркәне кыйный, аннары буып үтерә.

Урынга килгән полиция хезмәткәрләре җинаятьчеләрне тоткарлый. Егет кулына наручник кидергән килеш качып китә, аны берничә сәгатьтән эзләп табалар.

Әтиле-уллы ир-атларны кеше үтерүдә гаеплиләр, алар гаебен таный.

Аларның әнисе ире белән аерылышкач кына сөяркә белән яши башлаган. Аның элеккеге ире вәхши тиран булган, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100