Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Язманы тыңлагыз

Сөйләм синтезаторы:

Татарча сөйләм
синтезаторы

кулланыла

Сихерле чүмеч, яки Котырынган кайнананы ничек тынычландырырга?

news_top_970_100
Сихерле чүмеч, яки Котырынган кайнананы ничек тынычландырырга?
https://ru.freepik.com

Кайнанама мине көчле, нык холыклы иткәне өчен зур рәхмәт. Әгәр дә ул булмаса, мин «җебегән Фирая» булып калыр идем.

Хәзер минем өчен бөтен ишекләр ачык, ә ябыкларын аяк белән тибеп ачам. Әйтәсе сүзне үземдә калдырмыйм: шартлатып йөзенә бәреп әйтәм. 

Кияүгә чыкканчыга кадәр кызны үз әнисе тәрбияләсә, туйдан соң тәрбия кайнана тарафыннан дәвам ителә. Ничек кенә тырышсаң да, син гомерең буе эшләгән әйберне дөрес эшләмәгән булып чыгасың. Табак-савытны дөрес юмаганмын, идәнне дөрес себермәгәнмен, өстәлне минутына биш сөртмәгәнмен һәм мин шуны белмичә яшәгәнмен. Ничек Җир шары мине үзендә тотадыр!

Кыз чагында мондый усал һәм коры холыклы түгел идем. Әти-әнием мине назлап кына үстерде. Дөрес, үз әнием дә эшне бер генә тапкыр аңлата иде. Каршы сүз әйтсәм, шунда ук, тузаннар очыра-очыра, үзе эшләп ата иде. Шуңа күрә, бу хәлне булдырмас өчен, эшне әйткәч үк эшләп куя идек.

Кияүгә 22 яшемдә чыктым. Кайнанам бик шикләнде инде. «Бу кыз бала, күзен-башын акайтып, улыма ничек шулай яшь килеш кияүгә чыкты икән?» – дип баш ваткан. Моның турында миңа авылның бер ышанычлы кешесе сөйләде. Үзем дә аның шкафыннан календарь тапкач, моның дөреслегенә инандым. Көннәр, атналар, айлар санап, ручка белән билгеләп барган, бичара. Туйдан соң ике айдан мин бала табарга тиеш булганмын. Әле, үч иткәндәй, чыгып тора торган корсагым да бар иде. Әмма анысы – майлы ризык ашаганга шул, әнкәй, җилбәзәк булганга түгел. Йөкле булмаганны белгәч, миңа сүз әйтмәде инде. Эченнән «эх!» дип куйгандыр, иманым камил.

Кеше йортына аяк баскач, бик авыр булды. Киртәгә чыгып утырып елаганым истә. Ул авызга кергән тозлы күз яшьләре, ул борынга бәреп кергән тирес исе. Ни калган инде миңа анда кача-поса утырырга? Хәзер, елыйсы килсә, шунда ук акыра-бакыра елый алам.

Кайнананың ире күптән вафат булган. Аның турында сөйләргә яратмыйлар иде. Гаиләдә ике бала. Ирем һәм аның кияүгә чыкмаган апасы. Минем белән кечкенә генә бүрәнә йортта без дүртәү булдык.

Беренче елны мин кайнанама ярарга тырыштым. Көненә өч тапкыр ашарга әзерләдем. Һәр утырып ашаганнан соң, табак-савытны шунда ук юып куя идем. Әни: «Өстәлне җыймыйча калдырырга ярамый. Без өстәлдән торып киткәч, фәрештәләр канатларын җәеп, табынны саклап тора», – дия торган иде.

«Файдалы эшкә өйрәткән икән сине әниең», – дип, кайнанам шуңа риза-бәхил булып утырды. Аннары ул «фәрештәләр» ян-якка оча башлады. Чөнки өстәлгә ул хәмер алып куйды. Анысы – минем эш түгел, сөйләп тормыйм. Үземә кагылганын гына сөйлим.

«Аның кыланмышларына түзеп ятканыма үкенәм»

Ярты ел эчендә мин ябыктым. Чөнки күпме генә өйдә эшләсәң дә, эш һаман табылып тора иде. Әле мин балалар бакчасына тәрбияче булып эшкә урнаштым. Эштән соң ашарга пешер, терлек кара, сыер сау. Әле кайнананың колак төбендә «улымны ашаттыңмы?» дигән сүзләре пластинка кебек әйләнде дә әйләнде.

Иремнең әнисенә үз гомерендә бер тапкыр да каршы сүз әйткәнен ишеткәнем булмады (анысына башымны түбән иям). Кайнана миңа каршы сүз әйткән очракта, якламаганы өчен, ирем белән аерым ятакта йоклаулар күп булды. 

Иремнең апасы – гаҗәеп дәрәҗәдә сәер хатын. Әнисенең итәгеннән 28 яшендә дә аерылмаган. Өйдә бернәрсә эшләмәгәнен әйтеп тә тормыйм. Ә менә минем хезмәт хакыннан килгән өлешне кесәсенә сала белә иде. Үземә затлы туфли белән тагын бер кышкы «бәтинкә» алган идем. Икесен дә үзенеке итте. Башта бер генә киеп торырга сорады. Ә мин беләм: ул кигәч, миңа ул аяк киеме башкача ярамаячак. Гәлүш кебек зураеп, формасын югалтачак. Кайнана: «Саранланма, биреп тор кызыма, аның да, сын-буй күрсәтеп, үзенә кияү табасы бар», – диде. Дистәләп аяк киемемне алды инде, ир-ат (ыфсё-таки!) кызлар аягына карамый, ахрысы.

Ирем көне буе колхозда эшләп йөрде инде. Кич белән күрешә идек тә, табын янында, салмак кына: «Ярар, өйдә тәртипме?» – дип сорый иде.

Аннары, җыйнаулашып, кайнананың  ярты сәгать буе дөньядан зарланганын тыңлыйбыз. Ничек аңа авыр, күңелсез, киленнең бәлешенең бәрәңгесе катырак иде һәм башкалар.

Азат (ирем) башын аска иеп, тыңлап утыра да, «Аллаһ әкбәр» дип, табыннан торып китә. Аннары, аягын аякка куеп, гәҗит укый башлый.

Көннәр үткән саен, кайнана күркә кебек кабарынды, камыр кебек күперде – гомумән, теләсә нинди метафора китереп була монда. Аның кыланмышларына түзеп ятканыма үкенәм.

22 яшьлек Фирая, син – «настоящий» җүләр. Хәзерге башым булсамы!

«Йөкле килеш, өстәлгә басып, юкә мунчала белән агач түшәмне ышкый идем»

Бер елдан соң мин балага уздым. «Токсикоз» дигән нәрсә үтерә язды. Берара бөтенләй тамагымнан ризык үтмәде. Беренче йөклелек авыр бирелде. Ябык тәнгә зур корсак ябыштырып куйган шикелле күренә идем. Бәрәңгегә ике шырпы кадап куялар бит әле?.. Мин дә шул халәттә идем.

Көндәлек эш арасында, хәлем китеп, диванга утырганны кайнана күргәч: «Нәрсә җәелдең? Эшләмәгән саен корсак зуррак үсә ул. Селкен бераз», – дип мыскыллады. Мин урынымнан сикереп торып, идән юа башлый идем. Җәй көне ызба юганым истә. Йөкле килеш, өстәлгә басып, юкә мунчала белән агач түшәмне ышкый идем. Әле бер генә мәртәбә түгел, ә кат-кат. Хәзерге яшьләр моның авырлыгын күз алдына да китермәс инде...

Елый идем. Эшләгән эшемнең кадерен белүче, күрүче, рәхмәт әйтүче кеше бу йортта булмады. Җитмәсә, ул вакытта ирдән аерылырга оят иде. Авылда «ирдән кайткан хатын» дигән мәңгелек тамга астылар. Минемчә, «җүләр хатын» булганчы, «ирдән кайткан хатын» булу яхшырактыр. Бүген яшьләр аерылуны уйлап та бирми бит. Бар да үзе өчен яши. Алай кадерлерәк тә була ул. Алайса, ирләр, «Кая китсен ул миннән!», «Кемгә кирәк ул!» дигән фикер белән яшиләр дә, хатынга карата тиешле хөрмәт күрсәтмиләр.

Кайнана: «Мин үз вакытында бала караган инде, аркаңа булса да асып куй»

Кызыбыз тугач, кечкенә генә өйгә сыешмаганны аңладык. Азат белән яңа йортка күченү турында уйлый башладык. Моның турында кайнана белгәч, бик тузынды. «Беркая да бармыйсыз! Минем дә онык карыйсым килә», – диде. Азатка: «Улым, китмәгез», – дип ялварды. Кыскасы, каенана безне тагын җиңде.

Беркөнне, ирем эштә булганда (апасы Казанда кибетче булып эшләргә киткән иде), кайнана белән өйдә күзгә-күз карашып калдык.

Миңа кичке аш пешергә кирәк булганга, баланы карап торырга сорадым. Берзаман күзен дә йоммый: «Мин үз вакытында бала караган инде, аркаңа булса да асып куй», –  диде. Бу сүзләрдән күзем маңгаема менде. Кулымда ничек чүмеч пәйда булгандыр, әмма ул басып торган якка бик матур гына очты. Чак кына иелеп калды кайнана. Башына эләккән булса, җәрәхәтсез калмас иде. Ходай саклап калды. Тик, шуннан соң, кайнананың миңа башка бер сүз дә әйткәне булмады.

Иремә дә зарланмады, канымны да эчмәде. Эчемнән «бигрәк бәрәкәтле чүмеч булып чыкты бу» дип уйладым. Безнең мөнәсәбәтләр яхшырды, димим, әмма башка тавыш купканы булмады. Ул дәшмәде, мин сорамадым.

Балабызга 2 яшь булгач, без барыбер, ахыр чиктә күчендек, әлбәттә. Тик шуны гел уйлыйм – чынлап та нәрсә булган икән аңа ул вакытта? Үтерер дип курыкты микән? Нигә дәшмәде икән?

Комментарийлар (4)
Калган символлар:
  • 15 сентябрь 2022
    Исемсез
    Анлагандыр, улем бн яшэунен аермасын. Гел эндэшми йорсендэ килен, и узен жавап биргэнен курсэтсен эле. Молодец! Ул чумеч алданрак кирэк булган
  • 15 сентябрь 2022
    Исемсез
    колеп уля яздым
  • 15 сентябрь 2022
    Исемсез
    балакаем
  • 15 сентябрь 2022
    Исемсез
    колеп уля яздым
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_bot_970_100