Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Сихер – нәселдән күчә килүче сәләт түгел, теләге булган һәр кеше аңа өйрәнә ала»

«Сихер юлына кергәндә, син шайтан белән килешү төзисең».

news_top_970_100
«Сихер – нәселдән күчә килүче сәләт түгел, теләге булган һәр кеше аңа өйрәнә ала»

Сихер – исламда иң зур гөнаһларның берсе. Сихер ничек эшли? Аның файдасы бармы? Сихерчеләргә, чынлап та, шундый сәләт «югарыдан» бирелгәнме? Сихерчеләр киләчәкне күрә аламы? Сихернең нинди төрләре бар? Астрологик фараз, гороскоплар сихергә керәме? «Туган авылым» мәчете имам-хатыйбы Нурулла хәзрәт Зиннәтуллин шушы сорауларга җавап бирер.

Бисмилләһир-рахмәнир-рахим! Әссәламү галәйкүм вә рахмәтуллаһи вә бәрәкатүһ, мөхтәрәм мөселман кардәшләр!

Сихер турында бик күп сөйләнелә, ләкин тагын бер тапкыр аерым өлешләрне ассызыклау, сөйләү артык булмас. Чөнки Муса галәйһиссәләм вакытындагы кебек үк, бүген дә «сихер гасыры» дип әйтсәк тә буладыр. Ул хәзер тыелмаган, легаль рәвештә үсә. Аннан кечесеннән олысына кадәр файдалана, диннән читтә булган кешеләр, власть һәм акча белән бәйләнгәннәр дә.

https://www.youtube.com/@ilnarmulla

Сихер каян барлыкка килгән соң?

Сихер нәселдән күчә килүче сәләт түгел, аңа теләге булган һәр кеше өйрәнә ала.

Һарут һәм Марут дигән ике фәрештә булганлыгын беләбез. Коръәндә аларның Вавилон шәһәре кешеләрен сихергә өйрәтә башлаулары турында әйтелгән. Өйрәткәндә алар бу эшнең начар эш икәнен һәм аның белән шөгыльләнмәскә кирәклеген алдан кисәтә торган булганнар. Хикмәте нәрсәдә – әйтә алмыйм, ни өчен үзләре үк кисәтәләр, ләкин үзләре үк халыкны өйрәтә-укыталар? Бәлки, ул вакытта инде сихер булгандыр да, Һарут белән Марут кешеләрне аннан саклар өчен укытканнардыр? Хәзер менә без дә кешеләр сихер белән шөгыльләнмәсен өчен, аның алымнары турында сөйлибез. Чөнки кешегә «менә бу нәрсәдән сакланырга кирәк» дип әйтсәң, ул аның нинди нәрсә икәнен сорый. Мөгаен бу фәрештәләр кешеләргә шушы максат белән сихер турында аңлатканнардыр, ә кешеләр, шушы дәресләрдән мәгълүмат алып, үзләре сихер кыла башлаганнардыр.

Коръәндә, сихерне иң элек ир һәм хатын мөнәсәбәтләрен бозар өчен куллана башлаганнар, дип әйтелә. Бәлки, көнчелек сәбәпчедер, бәлки берәрсе ир я хатынны үзенә каратырга теләгәндер.

Сихерче сихерне башкаларга файда китерер өчен түгел, үз файдасы өчен куллана. Хәтта шәхсән сихерченең үзенә файда булмаган очракта да, сихерче ярдәмчеләренә аның файдасы була.

Кеше сихер сәләтенә ия түгел. Тыштан кеше – физик кабык кына. Таныш түгел дөньяга күз салу өчен (ә сихер – ул бездән яшерелгән, таныш түгел дөнья, хайп, тәрҗемәсе дә нәкъ шундый) без анда булганнарга мөрәҗәгать итәргә тиешбез. Ә анда кемнәр бар? Аллаһы Тәгалә, без күрми торган фәрештәләр, җен һәм шайтаннар. Һәм гайре табигый, бездән яшерен эшләр эшли торган сихерчеләр. Шуларга мөрәҗәгать итеп, аларның ярдәме белән, гыйб – билгесезлек, яшерен чигенең аръягына карый алабыз.

Сихер белән шайтан ничек бәйләнгән?

Сихер ул гади кеше эшли алмый торган эшләр белән бәйле. Болар – «теге дөнья» белән бәйле яки могҗизалы хәлләр. «Могҗиза» сүзе гарәпчәдән – ниндидер күренеш алдында син зәгыйфь, син аны аңламыйсың, аңа җавап таба алмыйсың, дигән сүз. «Могҗиза» сүзен пәйгамбәрләргә карата әйткәннәр, алар гына могҗизага сәләтле булган. Ул бөек, зур хикмәтле күренеш. Аны хәтта сихерчеләр дә ясый алмый. Ә сәхабәләр, әүлияләр эшли торган эш «кәрамәт» дип атала. Сихерчеләр ясый торган эшләрне могҗиза дип атарга ярамый. Аның өчен башка сүз бар – тылсым, сихер, магия. «Магия» сүзен хәзер сихерчеләр үзләре дә еш куллана. Алар үзләрен «маг», яңа тагын бер сүз – экстрасенс дип атыйлар. «Багучылар» дип тә йөртәләр. Әгәр үз эшләрен алар могҗиза дип атый икән, димәк, Аллаһка аркаланырга тырышулары, дигән сүз.

Сихерче, маг, убырлы, күрәзәче – аларның электән килә торган мәгънәсе яхшы түгел. Шуңа бу сүзләрне кулланмаска тырышканнар. Ә хәзер, киресенчә, бу сүзләр кешеләрне ымсындырып тора. Бу сүзләрдән курыккан кайбер җәмгыятьләрдә хәзер «сәләткә ия булу» диләр, болар барысы да – ялган.

Бу сәләт сихерчеләргә каян килә?

Сихергә өйрәнеп була. Экстраординар эшләрне Аллаһ ягында булган, фәрештәләр һәм җен-шайтаннар белән бәйле кешеләр эшли ала. Әмма Аллаһ ягында булыр, ягъни әүлия булыр өчен, бик озак тырышырга, үз өстеңдә эшләргә кирәк. Моның өчен үзеңнең күңелеңне чистартырга, фарызларны үтәргә, тәүбә кылырга, гөнаһ кылмаска, сөннәт һәм нәфелне кылырга, барысын да бик җиренә җиткереп башкарырга, белем алырга кирәк. Белем алу – бигрәк тә мөһим, чөнки белемсез – адашу бик тиз. Белемсез кешене үзен «фәрештә» дип атаган шайтан бик тиз юлыннан читкә тайпылдырырга мөмкин. Белемнәрне файдалану өчен зирәклек, акыл да кирәк. Шулардан соң, ниндидер бер мизгелдә сиңа Аллаһ Тәгалә сәләт бирергә мөмкин. Син аннан файдалана аласың. Киләчәкне күрү бирелә, дөрес, барысын да түгел, бер өлешен; кешенең үткәнен, кешенең үзен аңларга мөмкинсең. Авыруларга диагноз кую, дәвалау сәләте – кешеләргә булыша аласың. Бу – әүлияләр дәрәҗәсе, һәм инде бу очракта могҗиза тудырырга да сәләтлесең. Хәтта җирдән күтәрелә, оча, су өстеннән йөри аласың. Болар – реаль күренешләр, әүлия боларны эшли ала. Әмма моның өчен бик нык тырышырга, корбаннарга барырга һәм үзеңне Аллаһы Тәгаләгә багышларга кирәк.

Кыскарак юл да бар. Мәгълүм ки, менүгә караганда, төшү һәрвакыт җиңелрәк. Әгәр төшеп кенә калмыйча, аска ташланасың икән, тагын да тизрәк төшеп җитәсең. Шуңа гөнаһка төшеп чуму һәрчак җиңелрәк. Сихер юлына кергәндә, син шайтан белән килешү төзисең.

Иблис белән турыдан-туры килешү төзүчеләр бар – алар бик аз. Болар – Аллаһка хыянәт иткән, үзләренең шайтанга хезмәт итүләрен белүче үтә көчле сихерчеләр. Аңлы рәвештә Аллаһка хыянәт итү бик авыр, чөнки нормаль кеше Аллаһтан йөз чөереп, аңа каршы бара алмый. Бу – ахмаклык. Гадәттә, шайтан белән килешү төзүчеләр үзләре бу хакта белми.

Сихердәге бөтен йолалар шайтан белән килешү төзү өчен кирәк

Сихер йолалары үзләре генә берни аңлатмый, бернинди көчкә ия түгел. Әйтик, син белекче хатынга килдең, ди, анда бәллүр шар тора. Бу шар үзе генә бер көчкә дә ия түгел. Нәкъ шундыйны өенә алып кайтып куйганнан кешедә сәләт барлыкка килми. Яки шул ук сихерче кулындагы карта, сын һ.б. белән нидер майтара – күзләрен чокый, яндыра, я тагын нидер эшли – бу йолалар шайтан белән элемтәгә керү өчен кирәк. Аларны шайтан эшләргә куша. Нәтиҗәдә, шайтан белән элемтә барлыкка килә. Элемтә галлюцинация рәвешендә күренергә мөмкин, колакка ишетелергә... Сихерче нидер күрә, я ишетә башлый, алар үзләре, гадәттә, «мин сизәм, тоям» дип әйтәләр.

Һәр сихерченең дә үзен шайтан белән бәйли торган атрибуты бар. «Битва экстрасенсов» тапшыруын караган булсагыз, кемдер сынауга карга алып килә, кемдер – пычак, кемдер үзен яралап, кан белән эшли – болар барысы да шайтан белән элемтәгә керү өчен, болар – нигездә, корбан китерү. Сихерче бу хакта белмичә, боларны зарарсыз эш дип уйларга да мөмкин. Аңа бит беркем дә ачыктан-ачык итеп: «Әйдә, килешүгә кул куй, без синең белән хезмәттәшлек итәчәкбез», – дип әйтми.

Сихерче үз эшенә никадәр нык бирелгән булса, ул шулкадәр көчлерәк. Аңа күбрәк булышалар. Шайтанның максаты нәрсәдә? Шайтан бушка эшләми. Аның максаты – кешенең адашуы, барыннан да бигрәк, сихерченең үзенең адашуы. Адашкан, туры юлдан киткән сихерчеләрне «кяфер» дип йөртәләр. Дин күзлегеннән, сихер белән шөгыльләнүчеләр инанмаучы булып санала.

Гарәп илләрендә сихерчеләргә үлем җәзасы каралган. Бүгенге көндә дә, бик сәер яңгыраса да, бу – шулай. Бездә андый кануннар юк.

Шайтанның сәләте кешенекеннән зуррак

Шайтаннар сихерчегә ризык китерә ала – мәсәлән, бушлыктан эскәтердә ризык барлыкка килә. Ләкин моны Аллаһы Тәгалә дә эшли ала, Мәрьям галәйһиссәләмгә биргән кебек. Шайтан кешене һавада эленеп тора торган итеп күтәрә ала. Шайтан киләчәкне әйтергә мөмкин. Аларның Сөләйман пәйгамбәр вакытыннан ук калган, күктә фәрештәләрне тыңлап ишеткән мәгълүматлары бар. Үткәнне бик әйбәт беләләр. Киләчәкне — төгәл түгел, бутыйлар. Шуңа күрә сихерчегә килсәң, ул үткәнең турында бик төгәл әйтеп бирә. Киләчәк буенча исә бутый-болгата башлый. Зур вакыйгаларны алар фаразларга мөмкин әле – Нострадамус яки Ванга кебек. Ванга, мисал өчен, ниндидер зур сугыш турында әйтә. Ә төгәл фаразлар бирә алмый.

Аллаһы Тәгалә безнең тормышыбызны, тәкъдирне алдан язып куйган. Ул кайбер мизгелләрне әүлиягә хәбәр итә, сихерчеләргә түгел. Әгәр үткәнне белә, әмма киләчәкне юк икән, ни өчен сихерчеләргә мөрәҗәгать итәргә? Без үткәннәребезне болай да беләбез. Ләкин алар сиңа хәзерге вакытыңда ярдәм итә ала. Әйтик, җинаятьчене яки югалган кешене табарга, чиреңне дәваларга булыша ала.

Шайтан-җеннәр чирне башыннан ук күрә, башлангыч стадиядә дәвалый ала. Һәр кешедә дә Аллаһыга инанмаучы шайтан утыра. Сихерченең шайтаны синеке белән элемтәгә керә, һәм синең шайтаның аңа чирләрең турында, хәтта үзе чакырып китергән чирләрне дә сөйләп бирә, яки киләчәктә үзе үк тартып китерәчәк чирләрне дә атый. Шул рәвешле, сихерче сиңа бик иртә стадиядә үк диагноз куя ала. Файдасы булса да, бу эш тә кешене кармакка эләктерү өчен эшләнә. Чынлыкта, алар соңгы ноктага кадәр, ахырга кадәр ярдәм итми. Мәсәлән, югалган кеше турында алар «ул исән» дип әйтәләр, ләкин табу юлын күрсәтми, алдап йөртәләр. Югыйсә, шайтан төгәл җавапны белә, ни өчен соң адресын әйтми? Бу кешене тапкан вакытта, ул инде я үлгән, я бик нык чирле була. Шайтан төгәл җавапны белсә дә, вакытны суза. Сихерче, белекче, күрәзәчеләрнең кешегә бер тапкыр һәм төгәл җавап белән булышулары турында мин, шәхсән, белмим.

Шайтанның максаты – бу кешенең сихерчегә кабат-кабат килүе, ышануы һәм ахыр чиктә нәтиҗәсез китүендә. Сихерчегә ярдәм сорап килгән кеше ике дөньяда да югалта: ахирәттә – сихерчегә ышанган өчен, фани дөньяда – шайтанның бутап сузып йөртүе аркасында соңга кала. Димәк, шайтанның төп максаты – кешене дөрес туры юлдан тайпылдыру.

Хәтта бушка эшләгән сихерченең дә табышы-максаты бар: кешене диннән ерагайту, туры юлдан тайпылдыру. Сихерчегә барган кешенең 40 көн намазы кабул булмас, ди. Сихерчегә ышанган икән, ул диннән, исламнан чыккан, дигән сүз. Гәрчә эзләгәнен исән-сау тапкан очракта да, кеше иманын югалта. Ә без – инанучылар исә, тәкъдиргә ышанабыз. Ул Аллаһ тарафыннан бирелгән. Нидер югалтабыз икән, без: «Аллаһ язган булса, табармын», – дибез. Әгәр югалтып, таба алмыйбыз икән, «Аллаһ Тәгалә яхшырагын бирсен», – дибез.

Шайтан белән килешү төзегән кеше нормаль тормыш белән яши алмый, шуңа күрә сихерчеләрнең үзләренә дә кыенлык килә. Беренчедән, бу кеше теләсә дә гаилә кора алмый. Гадәттә, ул ялгыз була. Икенчедән, аның үз балалары белән (әгәр алар булса) мөнәсәбәтләре бозылган булырга мөмкин. Аның бәхете дә, күңелендә тынычлык та юк, бары тик тынгысызлык һәм ыгы-зыгы, шау-шу гына. Бу кеше зур акчалар эшли, ләкин рәхәтен сизми.

Нигездә, сихерчеләр – хатын-кызлар. Ни өчен? Чөнки шайтанга хатын-кызны алдау җиңелрәк. Әгәр ир-ат галлюцинацияләр күрә башласа, ул логик фикерләп, уйлана, ярдәм эзли башлый. Ә хатын-кызны алдау җиңелрәк. Ахыр чиктә бу кеше куркыныч газапларда, авыр үлем белән үләчәк. Үләр алдыннан шайтан аңа ярдәм итмәс – көчсез, хәлсез карт сихерчене, Аллага инанмый үлсен өчен, шайтан әкренләп үтерә һәм ташлап китә; сихерче үзенә үзе ярдәм итә алмас була. Бу – сихернең асылы, алар бер-берләренә шулай бәйләнгән.

Сорау: Кайчакта сихерче турында, «фәлән буын нәселдә сихерчеләр» дип әйтәләр, димәк, буыннан буынга сихер сәләте күчкән, дигән сүз?

Җавап: Юк, сәләт үзеннән-үзе күчми, алар бер-берләрен өйрәтәләр – шул гына. Әнисе кызын өйрәтә, буыннан буынга шулай күчә бара. Сәләт күчү түгел бу. Сихерчеләр династиясе, гадәттә, бу сәләтне ничәдер яшьтә алуы турында сөйли. Чөнки бу яшьтә бала үсеп җитә, һәм әтисе яки әнисе аңа моны өйрәтә.

Сихер төрләре

Ак яки кара магия була алмый – алар барысы да кара, барысы да начар. Кайбер сихерчеләр үзен «ак сихерче» дип атый, кешеләргә булышам, ди. «Кара сихерче» исә бозым салучы, кешегә зыян китерүче дип кабул ителә. Ләкин ак маглар да бу эшләрдән баш тартмый бит – җәза бир, менә шундый начар кеше, дип килсәң, алар өчен дә чикләр юк. Бу – үзләре куйган чикләр генә. Сихер, ничек кенә күрсәтергә тырышсаң да, явызлык ул. Һәм аны эшләгәндә, кеше гөнаһ кыла.

Шайтан эшенә керә торган башка гамәлләр дә бар: полтергейст, барабашка, йорт иясе һ.б. Болар барысы да – башка дөнья, җеннәр дөньясы.

Сихер төрле була: иң җиңеленнән алып зур явызлыкка кадәр. Җиңел дип фокус, гипноз, күз алдауны атыйбыз. Болар да сихергә керә. Фокусларның карап торышка ук өйрәнеп булырдай, эшләргә мөмкин икәнлеге күренгән җиңелләре бар. Ә бар гаять профессиональ дәрәҗәдә эшләнә торган фокуслар, алар күз алдый. Мәсәлән, пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) дә шундый сәләткә ия булган – гипнозлый белгән. Аның үзен дә бит «сихерче» дип йөрткәннәр. Әйтик, ул Айны урталай ярган – галәм күләмендә могҗиза кылган. Ай урталай ярылган һәм кире кушылган. Бу – булган тарихи факт, атеистлар да моны хәтта кире кага алмый. Галимнәрдән кайберләре, анда ярылган эз бар, диләр. Икенчеләре, эз юк, бу – массакүләм гипноз, диләр Ләкин эш шунда ки, Айның ярылуын Мәккәдән читтә дә күрәләр. Килеп җиткәч, сөйләп биргәннәр. Ә гипноз – тирәңдәге кешеләргә генә тәэсир итә. Шуңа атеистларның бу феноменга карата аңлатмалары юк. Бу – могҗиза.

Элек бик популяр фокус булган: кеше ишәк авызына керә дә артыннан чыга. Шушы фокусны күрсәткәндә, бер бик дини кеше «Аятелкөрси»не укып торган. Һәм шунда фокусчының ишәк аягы астыннан чыгуын күргән. Ни өчен башкалар күрми – чөнки күзләре томаланган. Шунысы да бар, шайтан ярдәмендә ул, чынлап та, ишәк авызына керә алган. Сихерчеләр шулай ук могҗизалар күрсәтә ала: һавада эленеп тору, су өстеннән атлап бару, агу эчеп тә агуланмау, озак вакытлар ашамый-эчми тору – болар барысы да шайтан эше. Алар кешене үзенә каратыр, тартыр өчен эшләнә.

Сихерчеләрнең тагын бер төре – астрологлар. Йолдызлар буенча киләчәгеңне әйтә, шуңа күрә, астрологиягә ышану катгый ярамый. Астрологлар конкрет кешеләр өчен заказ белән дә эшлиләр. Аларга байлар хәзер еш мөрәҗәгать итә – күпләрнең шәхси астрологлары бар.

Сихерчелекнең бер төре – спиритизм, үлгәннәрнең җаны белән сөйләшү, элемтәгә керү. Миңа әбием, бабам һ.б. рухы ярдәм итә, дип әйтүчеләр бар. Алар бу кешеләрнең тавышын ишетә. Алай гына да түгел, бу тавышларны сихерче янында булган кешләр дә ишетә. Спиритик сеанслар оештыралар. Җан булып җен-шайтаннар килә.

Бер кеше сөйли: «Мин бер сихерчегә йөри идем. Сихерче транска кергәч, миңа аның аша рух, җан килә, шуның белән сөйләшә идем. Мин шушы рәвешле белемнәр алырга теләгән идем, шуңа җавапларны язып бардым. Бу рух миннән туктаусыз шушы сихерчегә ярдәм итүемне сорый иде, аны ташлама, акчалата ярдәм ит, дип. Ул башта миңа, исемемне сорама, дип шарт куя. Сеанс ахырында гына, мин фәләннең җаны, дип, исемен әйтә. Мин моның хикмәтен соңрак аңладым. Баштан ук исемен әйткән булса, аңа шул исем белән бәйле сораулар бирәсең, ә ул җавапны белмәскә мөмкин. Ә мин аның белмәвен, алдап утыруын сизеп алачакмын, дигән сүз. Сеанс ахырында ул бик куәтле, олуг кеше исемен әйтергә мөмкин, һәм син, миңа шушы олуг зат җавап бирде, дип уйлап кайтып китәсең. Соңыннан, хәйләсен аңлагач, бу сихерче белән бөтен элемтәләрне өздем, язуларымны утка салдым».

Моны да шайтан эшли. Ул хәтта синең сагынган якын кешең сурәтендә, шул булып җавап бирергә мөмкин. Киңәшләр бирергә мөмкин. Бу – шайтаннан. Үлгән кешеләр белән элемтә була алмый, алар безгә төштә генә килә ала.

Дәвалау. Сихерче дәваларга мөмкин, дидек. Ләкин дәвалау ахырына барып җитми. Яки чирнең симптомнары юкка чыга, ә чир үзе эчтә калып, тагын да үсүен дәвам итә. Яки ремиссия була, ягъни чир тагын-тагын кабатланачак, даими шушы сихерчегә килеп, кеше дәвалансын өчен. Гомер буе шуңа йөрисең, савыгып та бетмисең, вакыт һәм акчаңны сарыф итәсең. Иң начары – Аллаһка ышанмаучы, инанмаучыга әйләнәсең.

Югалган әйберне кайвакыт, күз алдында булса да, эзләп таба алмый тилмерәбез. Бу – шайтан эше, ул күзләрең томалаган, дигән сүз. Шайтан аны син чыгырдан чыксын, ачулансын, дөньяны каһәрләсен өчен эшли. Бу очракта догалар уку, салават әйтү ярдәм итә. Яки, әйбереңне эзләми торасың. Шайтан китүгә, югалган әйберең табыла.

Сихер нәрсә өчен кирәк, кайда кулланыла?

1. Сихер кешеләрне аеру өчен кулланыла: ир белән хатынны, балаларны, ирне әти-әнисеннән, дусларны һ.б.

2. Кешене үзеңә карату яки биздерү өчен кулланыла. Сине яратсыннар өчен сөйдергеч ясыйлар. Чынлыкта, бу кешедә мәхәббәт барлыкка килми. Сөйдергеч ясатып була, ә аның белән үзеңне яраттырып булмый. Мәхәббәтне, яратуны Аллаһы Тәгалә бирә.

Гадәттә, сөйдергечне кызлар ясый. Шуннан соң, егет аны ярата башлар, дип уйлыйлар. Юк! Егетнең бу кызга наркотикка булган кебек тартылу, бәйлелек барлыкка килә. Наркотик кулланучылар наркотикның үзен яратмый. Алар аннан, киресенчә, бик газап күрә. Монда да шулай ук. Сөйдергеч белән караткан кеше үзенең гыйшкы янында тора алмый, аңа кыен, авыр; аңа да ярату бирми, үзенә дә тынычлык тапмый, агрессивка әверелә. Ахырда, «сөйгәнен» ташлап китә. Ләкин, күпмедер вакыттан тартылу сизеп, кире әйләнеп кайта. Шундый карусель барлыкка килә. Монда берсе дә бәхетле булмый, чөнки арада ярату юк. Бары тик наркотик кебек тартылу гына. Әлбәттә, ахыры күңелсез тәмамлана, мондый тормыштан ир-ат үз-үзенә кул салырга да мөмкин.

3. Галлюциноген сихер: кеше күзенә әллә ниләр күренсен өчен кулланыла. «Белая горячка»дагы кебек. Син билгеле бер күренеш, предметларны күрәсең. Галлюцинацияләр башлана. Акылдан шашканмын, дип уйлый башлыйсың. Ул, чынлап та, кеше акылдан язсын өчен кулланыла. Сихер салынган кеше акылсыз түгел, әмма үз халәтенә башка бәя бирә алмый – башка варианты юк, ул моның шайтаннан икәнен белми бит. Хастаханәгә бар, диләр аңа. Әгәр анда бу проблема белән мөрәҗәгать иткәнсең, зарыңны сөйләп биргәнсең икән, диагноз куеп, исәпкә бастыралар, клиникага җибәрәләр, һәм бетте – тормышың бозылды дигән сүз. Кая гына барсаң да, диваналар йортында ятканыңны беләчәкләр.

4. Шушы галлюциноген сихернең тагын бер төре – кеше колагына әллә ниләр ишетелә. Ул һәрвакыт ниндидер чинау яки эт өргән, яки башка тавышлар ишетә. Мондый эшләрне шайтан кешене борчу өчен эшли. Ә кеше, чынлап та, борчыла.

Ул үзенә үрмәләгән кырмыска яки үрмәкүч, елан һ.б. күрә. Бер психиатр бар иде. Ул ничек дәвалый: өстемдә үрмәкүчләр йөри, дип килгән кешегә, «Анда үрмәкүч юк», – дими. «Үрмәкүчләр куркыныч түгел, алар сине тешләми, үтерми, син алар белән дуслаш», – ди. Ул психиатрны соңыннан төрмәгә утырттылар. Ләкин аның бу методикасы дарулар, уколлар һ.б. белән дәвалауга караганда, бәлки, яхшырак та булгандыр. Чөнки сихер булганда, тегесе дә, монысы да дәваламый, терелтми.

Бер танышым бар, җеннәр күрәм, ди. Барысы да аны, саташа, дип уйлый. Ә ул моңа тыныч карый. Мин алар белән дуслаштым, миңа зыяннары тими, ди. Ул акылдан язмый, борчылмый. Шушы методикадан файдаланган.

5. Акылга зарар килү. Бу – хәтер бетү дә, акылдан шашу да булырга мөмкин. Галлюциноген сихер психика белән тәмам бәйле түгел, алардан кеше, бәлки, акылдан язмас та. Ә монысы баш миендә ниндидер үзгәрешләр барлыкка китерә.

6. Депрессиягә, апатиягә юнәлдерелгән сихер. Кешегә берни кирәкми, үз дөньясына чумган. Бар дөньясы кап-кара. Бу да – сихернең бер төре.

7. Чир белән бәйле. Сихерче аерым бер органны эштән чыгаруга сихер ясый. Шундый очраклар бар: кеше авырый, әмма диагноз куя алмыйлар. Моның сихер очрагы булуы ихтимал. Чирнең күчеп йөргән чагы да була – бер органны дәвалый башлыйлар, авырту икенче урынга күчә. Бу да – сихер төре.

8. Хатын-кызларның күреме булмый, яки, киресенчә, туктамый. Ике очрак та хатын-кыз сәламәтлеге өчен файдага түгел. Яшь хатын-кызларның ул кинәт бөтенләй килүдән туктарга мөмкин. Бервакыт миңа күреме берничә ел булмаган хатын-кызга укырга туры килде. Соңыннан хәбәр иттеләр, менструациясе килә башлаган.

9. Кеше өйләнә яки кияүгә чыга алмый. Андыйлар гаилә коруга каршы, теләмиләр. Ләкин бу – нормаль күренеш түгел, алай булырга тиеш түгел. Иң еш күзәтелгән хәл: кешедә җенси теләк юкка чыга. Ләкин теләк юкка чыкса, кеше тереклек иясе генә булып кала. Гомумән, сөннәткә, фитрага, кешенең табигый хәленә каршы килә торган бар нәрсә шайтан китергән зыян булырга мөмкин.

10-11.Гаиләдә ире – хатынын, хатыны ирен теләми. Бу да табигый түгел. Алар бер-берләренә хыянәт итмиләр, әмма бергә йокламыйлар да.

12. Хатын-кыз балага уза алмый. Барын да эшләп караган, хатын да, ире дә сау-сәламәт, ләкин бала юк. Бу да – сихер төре.

Сихердән дәва

Шулай итеп, кеше белән аның акылына, сәламәтлегенә бәйле шундый гайре табигый хәлләр күзәтелгәндә, сихер булырга мөмкин. Без андый вакытта, гадәттә, медицинага мөрәҗәгать итәбез, ләкин ул да мондый очракта файдасыз. Чистарыну өчен дини юл ярдәм итә. Бу – рукъя, өшкерү. Кешегә сихер тигән икән, аны икенче сихер белән чыгарып булмый. Мондый проблемалар башланса, Аллаһка ышанмаучы кеше, ярдәм сорап, сихерчегә я күрәзәчегә бара. Бер сихердән ярдәм сорап икенчесенә мөрәҗәгать итү – ул шулай ук гөнаһ, хәрам. Бер гөнаһтан икенчесенә барасың, дигән сүз. Алар ничек тәэсир итә соң? Кара һәм ак сихер үзара килешкәннәр, базарны бүлгәннәр. Берәүләр бозым салу өчен кара сихерчегә бара, акча түли. Ак сихерчеләр исә акчаны шушы ук сихердән чистарту өчен ала. Бу – зур индустрия, кока-кола һәм пепсиныкы шикелле үк индустрия. Нәрсә генә сатып алсаң да, акча бер үк кесәгә керә. Шуңа күрә, дингә мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Элек сәхабәләр дини булмаган өшкерүне кулланган. Мөхәммәд пәйгамбәр (с.г.в.) рукъяның бар төрен дә тыйгач, Аллаһы Тәгалә дәваны Коръән һәм сөннәт аша бирә. Бервакыт сәхабәләр юлда барганда, араларында пәйгамбәребез (с.г.в.) дә булган, кешеләр килеп, чирләп киткән дусларын өшкерүне сораганнар. Бер сәхабә барып, дога укыган. «Син аңа нәрсә укыдың?» – дип сораган пәйгамбәребез. «Әл-Фатиха» сүрәсен укыдым», – дип җавап биргән сәхабә. Аның дәвасы килешкән, чирле терелгән. Кире кайтканда, сәхабәгә моның өчен бәрән биргәннәр. Шуңа хәзер хәзрәтләр, өшкергән өчен акча алырга ярый, менә бит дәлиле, диләр.

Өшкерү – шайтан тәэсиреннән арынуның бердәнбер юлы

Шул рәвешле, Аллаһы Тәгалә аңлашылмас әллә нинди өшкерүләрне дини өшкерү, рукъяга алыштыра. Дингә ышанучы кеше Коръән укый, сөннәт булган зикерләр әйтә. Ни өчен бу шайтанга ошамый? Чөнки кеше, ярдәм сорап, Аллаһка мөрәҗәгать итә. Шайтан Коръән тыңларга яратмый. Коръән укысалар, алар тән газабы белән бик нык газаплана башлый. Шуңа күрә Коръән укыганда, шайтан кагылган я эченә җен кергән кеше кычкыра, каршы килә башлый, конвульсиядә бәргәләнә, бәрелә-сугыла башлый. Бу барысы да – шайтан эше. Коръән укуны дәвам иткәндә, шайтанның түземлеге бетә, һәм ул кешене ташлап чыга.

Өшкерү – догалар укыган кешенең ихласлыгына да бәйле. Чөнки Аллаһ белән тыгыз бәйләнештә булган ихлас кешеләрдән дә шайтаннар курка. Бик ихлас кешенең шайтанга «чык» дип әйтүе дә җитә, догалар укымый гына да. Һәм алар: «Без Аллаһы Тәгаләгә буйсынганнарга буйсынабыз», – дип китәләр. Аллаһы Тәгалә барыннан да югарырак, көчлерәк.

Бервакыт бер хәлифнең хезмәтче хатынына җен кагыла. Әхмәт ибн Хәнбәлгә мөрәҗәгать итәләр. Ул үзенең сандалиен биреп җибәрә һәм «җенгә, Әхмәт сиңа чыгарга куша, дип әйтегез» ди. Чыкмаса, шушы сандали белән кыйный аласыз, ди. Хезмәтче хатын янына килеп, шушы сүзләрне әйтүгә, җен: «Аллаһы Тәгаләгә буйсынганнарга без буйсынабыз», – ди һәм шундук хезмәтче хатыннан чыга. Әхмәт ибн Хәнбәл үлгәч, җен аңа кабат әйләнеп килә. Әхмәтнең сандалиен алып киләләр, «җен, чык, бу – Әхмәтнең сандалие, ул сиңа чыгарга куша» диләр. «Әхмәт үлде, чыкмыйм!» – дип җавап бирә җен.

Шуңа күрә, ихлас, инанучы кешеләр күп булганда, шайтаннар белән көрәшү җиңелрәк. Андыйлар аз булганда, җеннәр рәхәтләнеп дулый, бар җиргә дә үтәләр, бик күпләргә тия, зарар китерә алалар. Мин хәтта «безнең халыкның 80-90%на шайтан тәэсир иткәндер» дип әйтә алам. Өшкерү – шайтан тәэсиреннән арынуның бердәнбер юлы.

Кайчандыр бездә догалар укып өшкерүчеләребез бөтенләй юк иде. Хәзер андыйлар күбәеп бара, чөнки аңа мохтаҗлар бик күп. Шайтаннан интегүчеләр бик күп. Элегрәк, мөгаен, шайтаннар йоклаган, ачыктан-ачык күренеп, зарар китереп йөрмәгәннәрдер. Чөнки кешеләр болай да Аллаһка ышанмый, эчә, төрле гөнаһлар эшли иде. Шайтан аларга комачауламаган. Халык кабат намазга кайта башлагач, шайтан, килеп, аларның тормышларын боза. Әйтик, элегрәк син бер төнгә 5 хатын-кыз белән йоклаган булсаң, намазга баскач, бер хатыныңа да көчең җитми. Димәк, бу – шайтан эше. Аларның зыяны артканнан-арта гына барачак.

Иң көчле җеннәр – ислам дәүләтләрендәге җеннәр. Алар инде тәҗрибәле, яшьләре олы – берничә мең еллар, Коръән белән танышлар, алар белән көрәшү авыр. Мөселман дәүләтендә яшәмәгәннәре исә бик куркак, һәм аларны куып чыгару җиңел.

Сихергә каршы иң көчле корал – Коръән

Сихерчеләр бездә җитәрлек. Үзебезнең халыкта да бар алар, элегрәк Чувашиядә, Мари Илендәге күрше төбәк сихерчеләре көчлерәк санала иде.

Бер мари сихерчесе (ир-ат) минем таныш хәзрәт белән сөйләшкәндә болай ди: «Без – көчле сихерчеләр. Ләкин татар сихерчеләре көчлерәк». – «Ә татарның сихере нинди?» – «Сез татарлар, ниндидер китап укыйсыз. Бу китапка каршы без берни дә куя алмыйбыз». Коръән турында әйтә. Бу мари сихерчесе хәзрәткә укырга, өйрәнергә килгән. Хәзрәт аңа, безнең сихерне укысаң, үзеңнең сихереңне югалтачаксың, дип җавап бирде. Ул укый башлады. Хәзрәт бервакыт сорый: «Ничек хәлләрең?» – «Минем сихер яртылаш кимеде», – ди мари агае.

Безнең шундый бик көчле коралыбыз бар. Ул – Коръән. Коръән укып, без җен-шайтаннардан, сихердән саклана алабыз. Нигездә, бу ахырдагы ике сүрә: «Фәләкъ» һәм «Нәс». «Ихлас» сүрәсе («Колхуалла») да шунда карый. Алар Мөхәммәд пәйгамбәр (с.г.в.)не сихердән дәвалау өчен махсус җибәрелгән, чөнки ул да сихергә бирешүчән булган. Хезмәтче хатын аның чәчен урлап, еврейларга биргән. Ә алар төен төйнәп, аңа сихер ясаганнар. Нидер булганын аңлагач, Мөхәммәд пәйгамбәр, ярдәм сорап, Аллаһка мөрәҗәгать итә. Төшендә аңа сихерченең сихер салуын һәм сихерне куйган урынны күрсәтәләр. Соңыннан бу урынны, шунда ук төеннәрне табалар. Гали радыйаллаху ганху «Фәләкъ», «Нәс»не укый, төеннәрне чишеп, кипкән кое төбенә ташлыйлар. Шулай итеп, Мөхәммәд (с.г.в.) чистарына.

Мөхәммәд пәйгамбәр сихергә бирешүчән булган, ләкин зәгыйфь булганга түгел, ә бәлки Аллаһы Тәгалә, шул рәвешле, дөньяда сихер барлыгын күрсәткән. Чөнки аның барлыгын кире кагучылар булган. Хәзер аны кире кагып булмый. Сихер – Аллаһка ышанмаучыларның инанучыларга карата төп коралы ул.

Ничек дәваланырга?

Аллаһ ярдәменә сыенырга. Аллаһтан һәрвакыт ярдәм, сихер бармы-юкмы икәнен сорарга кирәк. Аллаһ күрсәтә. Вәхинең (пәйгамбәрләргә хәбәрне яшерен һәм тиз рәвештә турыдан я кемдер, нәрсәдер аша тапшыру) 40/1 өлеше – безнең төшләрдә. Сезгә карата эшләнгән сихерне нәрсәгә дә булса язалар икән (кәгазь, тире, кан белән, күн һ.б.), яндырып булса, аны яндырырга кирәк. Еш кына сихерчеләр Коръән аятьләренә кан белән язып, шакшы урыннарга күмәләр, бөгәрләп, аяк киеме эченә тыгалар, ягъни, шул рәвешле Коръәнне мыскыл итәләр. Әйткәнемчә, боларны яндыру кирәк. Металл өслегендә икән сихер – кырып бетерергә. Әгәр сихер – төеннәр яки бөгәрләнгән төргәк икән, гадәттә төргәкләп эшлиләр, һәм анда 7 әйбер төрәләр, аны сүтеп, кеше йөрми торган җиргә я күмәргә, я агымсуга салырга кирәк. Сиңа нидер эчергәннәр икән, монда рукъя ярдәм итәр. Коръән аятьләре язып, аның өстенә су салып, эчеп, үзеңне үзең дәваларга мөмкин.

Сихердән нинди аятьләр укыйлар соң?

Иң элек «Әл-Фатиха», «Бәкара», «Аятелкөрси»... Коръәннең теләсә кайсы урыныннан алып яки тулысынча да укырга мөмкин. «Әли Гыймран», «Әл-Әнгам», «Әгъраф», «Юныс» һ.б. сүрәләр. Әлбәттә инде, «Колһуаллаһ», «Фәләкъ», «Нәс»...

Дәва өчен бары тик Коръән аятьләрен уку гына ярдәм итә. Сихерне медицина да, башка сихерче дә чыгара алмый. Дога һәм аятьләрне файдаланырга кирәк.

Бер дустыбыз сөйләде, Казанда имамнарга махсус сихер ясаучылар бар икән. Имамнар бит сихернең зарары турында сөйли, шуңа күрә, болар имамнарга сихер җибәрә икән.

Күз тию турында

Күз тию ул – сихер түгел, бөтенләй башка нәрсә. Әмма шушы алда санап киткән аятьләр күз тигәндә дә ярдәм итә. Күз тиюдән иң зур ярдәм – кешене юындыру. Ничек итеп? Күзе тигергән кешенең тәһарәт суы белән күз тигән кешене юалар. Бу су нәҗес түгел, чиста санала. Ана баласына күз тидерсә, үзенең тәһарәт алган суы белән баласын коендыра. Бу су – чистартучы түгел, күз тиюне алучы. Болай эшләү катлаулы, чөнки кем күз тидергәнен әле каян беләсең?

Көнчелек турында

Ә көнчелектән инде менә берни дә ярдәм итми. Ул шундый зур көчкә ия. Аннан ярдәм сорап, Аллаһка гына сыенырга кирәк. Зирәклек, тыйнаклык булганда, көнчелеккә сәбәп бирмәскә мөмкин. Мактанмаска, байлыгыңны, бәхетеңне күрсәтмәскә. Социаль челтәрләр хәзер (безнең илдә тыелган челтәр турында әйтә) көнчелеккә иң төп чыганак. Күп вакыт хәтта көнчелектән саклану сихердән котылуга караганда да кыенрак.

Сихер Аллаһы Тәгалә теләгән кешегә генә тияр, ди. Ягъни, әгәр син дога, Коръән ярдәмендә сакланасың икән, Аллаһы Тәгалә сине саклар, дигән.

Сихерчеләр җибәргән сихер була, ялгыш үзең алган сихер була, Мәсәлән, өстенә баскансың. Зәхмәткә баскан, диләр андый чакта. Димәк, җеннәр булган җиргә догасыз баскансың, алар сиңа шуңа зыян салган. Шундый очраклар бар: кеше җен баласын кайнар суга пешерә, шуның өчен әни җен аннан үч ала башлый. Җеннәрнең үзләренең кешеләргә гашыйк булган чаклары була. Сихерченең монда катышы юк. Үзе гашыйк булган кешегә җен тынгылык бирми, өйләнү һәм кияүгә чыгуына юл куймый.

Әүлияме, сихерчеме?

Әүлия булып кыланучы сихерчеләр бар, ягъни, белемнәрен алар Аллаһтан, дип белдерә (белемне Аллаһы Тәгалә дә бирә ала, дип әйткән идем инде). Алар Коръәннән аятьләр укыйлар. Ләкин кеше аятьләрне сихер әфсене белән бутап укый икән, бу – сихерче. Хәзрәт фәкать аятьләр һәм зикерләр укый. Бу – иң беренче күзгә ташлана торган билге. Икенче билге – әгәр сезгә хатын-кыз укый һәм шулвакыт шәригать законнарын боза икән, әйтик, яулыгын ача, ир-ат пациентына кагыла, я корбан китерә, кан я сидек белән нидер эшли икән, бу да – сихер. Дәвалаучы ир-ат булганда да, әлбәттә, шәригать кануннарын бозмаска тиеш. Исерткечләр эчмәскә, шифа сорап килгән хатын-кызга кагылмаска. Хатын-кызларны кочаклап «дәвалаучылар» турында беләм, бу – дөрес түгел. Бу – хәрам. Кайчакта конвульсиядә бәргәләнүче хатын-кызны тотып торырга кирәк була. Тыгыз тукыма аша моны эшләргә ярый. Шуңа күрә дә, хатын-кызны дәвалаганда, өстенә тукыма ябалар. Ул бәргәләнә башласа, гаурәте ачылмасын, дип.

Шундый очраклар да бар: кеше өстәлгә Коръән куя, ике сүзнең берендә Аллаһы Тәгалә дип сөйли, ләкин әгәр үзе намаз укымый, дини тәгълиматларны сакламый икән, ул – сихерче. Чөнки Аллаһы Тәгалә фарызны укымый һәм сөннәт тотмый торган кешене әүлия кылмый. Гадәттә, бу кешеләр турында миңа килеп сөйли башласалар, сорыйм: «Ничек яши бу кеше? Намаздамы? Дини кешеме? Дәгъват ясыймы?» Әйе икән, аңа мөрәҗәгать итә аласыз.

Шәхси тәҗрибәм белән уртаклашам: әтиебез чирләп киткәч, туганнар шундый бер кешегә мөрәҗәгать иттеләр. Ул хатын кара бәрән белән корбан чалдырды, ниләр генә эшләмәделәр. Соңыннан әтинең күлмәген сорый башлады, мин аны коткарам, диде, аннан, улы кирәк, дип, минем белән элемтәгә керде, шалтыратып сөйләштек. Ул миңа реанимациягә кереп, әти янында торырга кушты. «Синең аша әтиең белән элемтәгә керәм, аны комадан тартып чыгарам», – диде. Мин аңардан: «Сез намаз укыйсызмы?» – дип сорадым. «Мин – ялгыз хатын, бала үстерәм, шуңа көнгә бер тапкыр иртәнге намазга гына өлгерәм», – ди. Саубуллаштым да трубканы куйдым. Әти үлде, бәлки, аның янына кереп, ул хатын әйткәнчә эшләмәвем белән мин гаепледер дә. Һәрхәлдә, бу сихерче әтигә булыша алмавында үзен гаепсез күрсәтеп, мине гаепле, дип әйтер сәбәбе бар.

Мин әтинең гомерен Аллаһыга тапшырдым. Бу – инану белән бәйле. Терелергә язган икән әтигә – терелә, юк икән – юк. Ул операциягә кергәндә үк, мин аны күмүебезне ачык күргән идем инде. Эшләр кая баруын белә идем. Әлбәттә, туганнарга бу хакта берни дә әйтмәдем.

Башка дәвалаучыларга да шулай, ачыктан-ачык сорау бирергә кирәк.

Гыйлемле булу бик мөһим. Белеме булмаса, әүлия дә еретик була. Әүлиядә Аллаһ биргән сәләт булса, башта ул бу сәләт белән эшли алыр, әмма соңрак шайтан аны туры юлдан чыгарырга, кыек юлга кертеп җибәрергә мөмкин. Юлларны бутау бик җиңел. Шуңа күрә чын әүлияләр бик тә гыйлемле булалар.

Бик сәер, үзенчәлекле әүлияләр дә бар. Мәсәлән, әүлия аракы эчкән булып кыланырга мөмкин. Ни өчен шулай кылана? Яманаты чыксын өчен, аны әүлиягә санамасыннар өчен. Чөнки кешеләр әүлия дип саный, ярата һәм зурлый башласалар, сине тәкәбберлек басарга мөмкин. Шуңа әүлия кайчакта үзен гөнаһлы кеше итеп күрсәтә. Бу – зирәклек. Бик сирәк очрый торган хәл. Моны аңлар өчен дә зирәклек һәм билгеле бер тормыш тәҗрибәсе кирәк.

Сак булыгыз: җеннәр!

Элегрәк миңа килгән кешеләрдә мин җен күрми, ә бу кешенең холкы авыр, дип кабул итә идем. Әкренләп, тәҗрибә туплый торгач, бу кешенең эчендә җен утырганга, холкы шундый икәнен танырга өйрәндем. Карашыннан ук күренә башлый, аның карашы бүтән, тел белән аңлатуы кыен. Намаз укыган һәркем аны сизә ала. Җен – ул әйләндереп ала торган энергетика бит. Бу начар энергетиканы шундук тоясың. Шулай ук, алга таба сөйләшү барышында, кешенең үзен нормаль түгел тотышы аша да ул билгеле була. Шуңа да әйтәм, халыкның 80-90%ы – җеннәр тәэсирендә.

Бервакыт төш күрәм. Имеш, дусларым белән бездә йөрибез. Ком давылы башланды, берни күренми – күршеләр дә, юл да, бернәрсә дә. Давылга төбәлеп карыйм. Давыл безгә тими, чөнки өстебездә безне саклаучы гөмбәз шикелле әйбер бар, безнең янда чиста. Ком давылы дигәнем дә ком түгел, ә ниндидер хәшәрәтләр икән, димен. Ныклабрак карыйм, күзем пәрдә белән каплана башлады, теге хәшәрәтләр дә яртылаш кына күренә. Арттан ниндидер куллар күземне каплады да, сиңа боларны күрергә кирәкми, диде. Соңыннан аңладым, болар җеннәр булган. Һәм бу җеннәр шулкадәр тыгыз, бармак тыгарлык түгел иде. Бернәрсә күрерлек түгел. Минем өемдә шулай икән, дип уйладым. Без башка йортка күчтек, анда да шул ук хәл. Без һаман гөмбәз астында, ә җеннәр анда үтеп керергә телиләр. Туктаусыз һөҗүм итәләр, шөкер, үтеп керә алмадылар.

Йокыдан уяндым, һәм үземә нәтиҗә ясадым: без җеннәрне бәяләп бетермибез, аларның санын, күләмен, аларның безнең белән нәрсә эшләргә теләвен, аларның һәрчак безнең белән янәшәдә булуның хәтәрлеген! Саклаучы гөмбәз – ислам дине, ул гына безне коткара ала. Шушы җен-ком бураны арасында калуыңны сизмәячәксең дә!

Болар – төп моментлар. Әле тагын күп сөйләп булыр иде. Игътибарлы булыгыз, боларны хәтердән чыгармагыз.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100