news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Сириядә баш күтәрүчеләр хакимиятне үз кулларын алган

news_top

Сириядә баш күтәрүчеләр хакимиятне үз кулларына алулары турында игълан итте. Бу сәгатькә билгеле булган кыскача мәгълүмат:

- Исламистлар Дамаск һәм Хомсны үз контроленә алган. Башкалада шартлаулар ишетелә.

- Боевиклар тоткыннарны төрмәләрдән чыгарган. Үзәк Алеппо, Үзәк Хама, Үзәк Сувейда, Үзәк Дейр-эз-Зор, Үзәк Холмс, Израа һәм Сааста хәрби куркынычсызлык төрмәсеннән тоткыннар качкан.


- Башкаланың халыкара аэропорты эшләми – аны баш күтәрүчеләр басып алган. Анда халык төркеме агыла.

- Оппозиция раславынча, Сирия Президенты Башар Асад илдән хәрби самолетта очып киткән. Әлегә бу мәгълүматны раслау юк.

- Телевидение һәм Дамасктагы Президент сараен алганнар – анда атыш ишетелә.

- Сирия Премьер-министры хакимиятне халык сайлаган теләсә кайсы хөкүмәткә тапшырырга әзер булуын белдерде.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар