Сириянең Касрак районында урнашкан Америка хәрби базасына минометтан һөҗүм иткәннәр. Бу турыда РБКга сылтама белән «Татар-информ» яза.
Утка тоту билгесез юнәлештән булган. Бу – әлеге базага беренче һөҗүм булуы искәртелә.
Чыганаклар бу хәлне биредәге халыкның чит ил хәрбиләре булуга килешмәве көчәю белән дә бәйли. Төбәктә яшәүчеләр аларны оккупация символы дип кабул итә, диелә хәбәрдә.