news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Сирия президенты Әсәд хатыны Әсма яман шеш белән авырый

news_top

Сирия президенты Бәшәр Әсәд хатыны Әсма канында яман шеш табылган. Бу турыда РЕН ТВ хәбәр итте.

Сирия президенты канцеляриясе белдерүендә «кискен миелоид лейкоз» диагнозы турында әйтелә.

Илнең беренче ледиенда берничә симптом ачыклангач, тикшеренүләр һәм анализлар ясыйлар. Табиблар Әсма Әсәдкә «кискен миелоид лейкоз» диагнозы куя.

Әсма Әсәд дәваланган вакытта гаммәви чараларда катнашмаячак, «тиешле социаль дистанция» тотачак.

2018 елда Әсма Әсәднең күкрәгендә яман шеш иртә стадиядә ачыклана. 2019 елның гыйнварында аңа операция ясап, шешне алалар. Шул ук елның августында Әсманың авыруны җиңүен хәбәр итәләр.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар