Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Сирия күршесендәге гарәп иле Ливанда күргәннәрем. Беренче бүлек

Ливан бик кечкенә ил булса да, аның турында бөтенесенең ишеткәне бар. Ливандагы гражданнар сугышлары, Израиль белән хәрби конфликт, биредә урнашкан Хезболла шигый хәрби төркеме эшчәнлеге белән бәйле яңалыклар гаммәви мәгълүмат чараларында даими бирелә. Сириядәге вәзгыять белән бәйле рәвештә дә Ливан игътибар үзәгендә. Шуңа да “Ливанга барам” дигән сүземә һәркем диярлек “Анда бит куркыныч!” дип җавап бирде.

news_top_970_100
Сирия күршесендәге гарәп иле Ливанда күргәннәрем. Беренче бүлек

Ливанга турист буларак бару, ул илне күрү хыялым беркайчан да булмады. Бу сәяхәтем язмыш борылышы аркасында килеп чыкты. Туганым Гөлназ, Ливан егете Самадга кияүгә чыгып, бу илнең Триполи дигән шәһәренә күченеп китте. Күптән түгел аларның кызы туды. Һәм минем күңелем түзмәде – туганымны сагынудан һәм бәбиен күрәсем килүдән, юлга кузгалдым.

Мин бу язмамда Ливан турындагы билгеле фактларга тукталмыйча, ил халкының көндәлек тормышын, үзем күргәннәрне сурәтләрмен. Ливандагы сәяси вәзгыять турында материаллар гаммәви мәгълүмат чараларында даими чыгып бара, кызыксынсагыз, аларны табып укырга була. Шуны гына әйтим: Ливанда хәзер тыныч. Бейрут аэропорты дөньяның төрле почмакларыннан очкычлар кабул итә, бирегә күпләп туристлар килә һәм ил казнасына төп акча да туризмнан керә. Хәер, сугыш кайтавазы үзен сиздерә – таможняда паспортны җентекләп, берничә мәртәбә карап чыктылар: паспортында Израиль штампы торган гражданнарны Ливанга кертмиләр.

Сугыш һәм язмыш

Самад  – гаиләдә икенче бала. 1978 елгы. Ул туганда Ливанда гражданнар сугышы барган. Самадның абыйсы, ике энесе һәм сеңлесе бар.

- Олы улымны тудырганда, 1976 елда, баш очында бомбалар шартлаган тавышка түзәрлек түгел иде. Илдә гражданнар сугышы бара, куркыныч! Шундый шартларда яшәргә туры килде, күз алдына китерү дә куркыныч. Сугыш барганда тагын ике балабыз туды. Дүртенчегә йөкле булганда, түзмәдек – өч улыбыз һәм өч төенчек тотып, туган ягыбызны ташлап, Австралиягә качып киттек, - дип сөйли Самадның әнисе Сәмия ханым.

  • Сәмия ханым искә алган сугыш – 1976 елда Ливанда башланган, христиан һәм мөселман радикаллары (уң христианнар һәм сул мөселманнар дип аталучылар) арасындагы икенче гражданнар сугышы (беренчесе 1958 елда була). Сугыш 15 ел дәвам иткән, 150 мең кеше һәлак. Кан коюга 1990 елда Таиф килешүе төзелгәннән соң гына нокта куела.

Австралиядә Сәмия ханым белән Абдалла әфәнденең гаиләсендә тагын бер малай һәм кыз туа. Сугыш тәмамлангач, биш балалы гаилә кире Ливанга кайтырга карар кыла. “Туган ягыбызга кайтуны төп бурычыбыз дип санадык, Австралиядә мөмкинлекләр ничек кенә зур булмасын, балаларыбызны үз илебездә, ислам дине традицияләрендә үстерәсебез килде”, - дип сөйли Сәмия ханым. Шулай итеп, гаилә Ливан хәрәбәләренә кайтып төшә. “Менә бу урыннар, болары – тоташ хәрәбә иде”, - дип күрсәтә тирә-якны Самад, мине аэропорттан өенә алып кайтканда. Хәзер ул хәрәбә урыннарына биек күпкатлы йортлардан торган кварталлар төзелгән. 

Бейрут, Триполи һәм Урта диңгез буенда урнашкан башка шәһәрләр, бистәләр матур, төзек. Бейрут дөнья башкалаларыннан бер дә калышмый – фешенебельле отельләр, затлы рестораннар, брендлар кибетләре, уку йортлары тезелеп киткән. Ә өстә – баш әйләндерерлек матур таулар.

“Ә менә бу урында Харирины шартлаттылар”, - дип күрсәтә кулы белән Самад. “Бу урынны узган саен шушы сүзне әйтә ул, Харирины Ливан сөнниләре үзләренең лидеры дип йөрткән”, - дип өсти Гөлназ. Әйтергә кирәк, Ливанда кешеләр турында, бездәге кебек, “мөселман” дип кенә сөйләшмиләр. Сөнниме, шигыймы икәнен билгеләү мөһим, бу статус шәхси документларда да языла.

  • Рәфыйк Харири – 1992-2004 елда Ливан премьер-министры. Ливанны сугыштан соң торгызуга күп көч куйган шәхесләрнең берсе. 2005 елның 14 февралендә террор акты нәтиҗәсендә һәлак була. 2009 елда Берләшкән милләтләр оешмасы җинаять кылуда “Хезболла” төркеменең дүрт активисты гаепле дип атады.

Ливанның тыныч тормышка кайтуын раслаган бер вакыйга турында да әйтми кала алмыйм. Туганымның гаиләсе белән ресторанга баргач, аларга туганнан туган тиешле гаиләне очратып, озак кына сөйләшеп тордык. Дүрт балалы бу гаилә ярты ел элек Австралиядән күченеп кайткан. “Сугыштан соң инде буын алышты, хәзер качакларның балалары Ливанга кайтуларын дәвам итә. Ливанда күчемсез милек сатып алырга, монда бизнес булдырырга теләүчеләр артты. Димәк, Ливанның тыныч ил булачагына ышану зур. Австралиядә тормыш дәрәҗәсе югары булса да, туган якка кайтырга телиләр, чөнки балаларын ислам традицияләрендә үстерәселәре килә, глобальләшеп, динне җуюдан куркалар”, - дип аңлатты Самад.

Ул бер кызыклы факт та китерде: хәзерге вакытта ливанлыларның нибары 25% Ливанның үзендә яши икән. “Калганнары дөнья буйлап таралган, ләкин ял итәр өчен алар үз илләренә килә. Бу затлы отельләрдә, таулардагы шифаханәләрдә, тау шуу комплексларында ливанлы туристлар бик күп. Ливанлылар үз илләренә акча алып килә”, - диде Самад.

Ливанны күз алдына китерү өчен 5 мөһим факт

1. Ливанда яшәүчеләрнең 60% мөселманнар, 39% - христианнар. 95% ливанлы милләте буенча гарәп. Ливан конституциясе буенча, ил президенты христиан-маронит, премьер-министр - мөселман-сөнни, парламент спикеры - мөселман-шигый булырга тиеш.

2. Ливан – үз конституциясен булдырган беренче гарәп иле.

3. Ливанны гарәп байларының “Швейцария банкы” дип атыйлар. Ливан - ирекле банк зонасы. Биредә банк системасы Швейцариядәге кебек тотрыклылыкка ия, банк сере саклана. Ливанда 100дән артык банк бар.

4. Ливанда дөньядагы иң борынгы казиноларның берсе эшли. Casino du Liban 1959 елда булдырылган. Анда гарәп илләренең байлары килеп уйный.

5. Ливан территориясендә Җир йөзендәге иң борынгы, хәзер дә халкы булган шәһәр – Библос урнашкан.

Машиналар

Ливан территориясе Татарстаннан 6,5 тапкыр кимрәк – нибары 10,5 мең км2 (Татарстан 68 мең км2). Ә менә халык саны Ливанда Татарстандагыдан күбрәк: безнең республикада дүрт миллионга якын кеше яши, ә Ливанда бу күрсәткеч, соңгы елларда бирегә күпләп килгән Сирия качакларын да санасаң, 6 миллионнан артып киткән. Моннан тыш, ил территориясенең күп өлешен таулар алып тора, ул төбәкләрдә нидер төзү һәм яшәү мөмкин түгел, шуңа да эре шәһәрләр һәм торак пунктлар аста, тигезрәк урында, Урта диңгез яры буйлап урнашкан. Шушы мәгълүматтан чыгып, Ливан шәһәрләрендә кешеләр һәм машиналар күплеген күз алдына китерегез. Ливан башкаласы Бейрутта хәтта төнлә дә бөкеләр була. Шәһәрләр һәм торак пунктлар бер-берсенә тоташып бара, бер шәһәрнең кайда тәмамланып, икенчесенең кайда башланганын аңлап та булмый.

Ливан юлларындагы машиналарны күргәч, баштан ике уй узды. Беренчесе – “Дөньядагы иң яхшы машиналар монда җыелган икән”. Икенчесе – “Дөньяда нинди иске машина бар, шушында тутырганнар икән”. Иске машина дигәннән, хәтта шундый күренешкә тап булдым – юлда бер машина дөрләп яна иде. “Әллә шартлатканнар?” – дим, котым очып. “Юк, бу бик таушалган автомобиль, эссе һавада кызып шартлаган”, - дип аңлата Самад.

“Менә-менә коелам” дип келтерәп барган машиналар арасыннан ялтырап торганнары выжт итеп кенә уза: "Мерседес", "БМВ", "Ауди", "Лексус". Баксаң, аларының да күбесе өр-яңа түгел, ә аз гына йөргән машиналар икән. “Ливанда яңа автомобиль сатып алу бик кыйммәткә төшә, чөнки аның бәясенә таможня пошлинасы да өстәлә, пошлина машина бәясенең яртысын тәшкил итәргә мөмкин. Шуңа Ливанда күпчелек халык тотылган машиналарда йөри, аларга пошлина күләме сизелерлек аз. Ихтыяҗ зур булганга, Ливанда тотылган машиналар сату бизнесы киң таралган”, - дип аңлата Самад. Үзе ул тотылган, әмма карап торышка өр-яңа кебек күренгән, җиде урынлы "Хундай" автомобилендә йөри. Гаиләсендә тагын "Мерседес" та бар, анысында башлыча Гөлназ йөри. Тиз генә барып килә торган ара өчен Самад "Хонда" мотоциклына утыра. “Бөкеләр күп булганда, иң уңайлысы мотоцикл”, - дип аңлата алар.

Яңа автомобильләр сата торган кибетләрнең берсе турында әйтми кала алмыйм. Ливанда “Лада” сатыла! Автовазның рәсми салоны Бейрутта 2016 елның маенда ачылган. "Лада Веста Кросс" автомобиленең бәясе 16500 доллардан башлана (безнеңчә 1 100 000 сум тирәсе). Чагыштыру өчен - Казан автосалоннарында бу автомобильнең бәясе 800 мең сум тирәсе. “Ливан юлларында "Лада" күргәнегез бармы соң?” – дип сорыйм. “Яңасын күргән юк. Иске Жигулилар очраштыргалый», - ди Гөлназ. “АвтоВАЗ” концернының рәсми мәгълүматлары буенча, 2016 елда Ливанда 300 "Лада" сатылган, 2017 елда 900 машина сату планлаштырылган.

Гөлназлар яши торган Триполи шәһәре урамнарында бертуктаусыз сигнал биреп торучы машиналарга аптырадым. Машиналар кычкырткан саен, сикереп-сикереп куям, артка борылып карыйм. “Кычкыртуларына исең китмәсен. Такси ул”, - ди Гөлназ. Баксаң, Триполида җәмәгать транспорты юк икән, халык таксиларда йөри.  Ә бит Триполи 500 мең кеше яши торган шәһәр, Чаллы белән бер дисәң дә була. “Таксиларның да зоналары бүленгән. Әгәр син хәзер такси туктатып, күрше микрорайонга алып баруын үтенәсең икән, ул сине микрорайон чигенә генә илтә дә, төшереп калдыра, чөнки аның зонасы шушы микрорайон белән генә чикләнә. Бу – таксистлар арасында рәсми булмаган кагыйдә”, - дип аңлата Гөлназ.

Кагыйдә дигәннән, ишетеп һәм күреп беләсездер инде, гарәп илләренең күбесендә юл йөрү кагыйдәләре үтәлми. Ливан да искәрмә түгел. Мин монда машиналарның хәрәкәт итү мантыйгын аңлый алмадым. Светофорга да, билгегә дә игътибар итүче юк. Ливанның бормалы, тар юлларыннан, бер-берсенә бәрелмичә генә, ничектер итеп йөриләр. “Монда билгеләргә игътибар итү юк, ләкин менә бер билге бар - ул бармак белән күрсәтелә. Шул билге юлларда – төп билге. Машинадан кулыңны чыгарып, бу билгене күрсәтсәң, бөтен юллар ачыла”, - дип, Гөлназ бармаклары белән әлеге билгене күрсәтте. Фотоны карагыз.

Бу билгене бик нык ашыкканда, беренче булып узып китү кирәк булганда күрсәтәләр. Машина йөртүчеләр арасында шулай кабул ителгән - кирәксә дә, кирәкмәсә дә бу билгене күрсәтүчеләр юк. "Безнең Россиядә шулай булса, бөтен йөртүчеләр дә кулларын гел шулай чыгарып йөртерләр иде, әле кайберләре машина тәрәзәсенә шушындый рәвешле пластмасса кул ябыштырып куярлар иде", - дип көлде танышым, шул турыда сөйләгәч.

Халык

Триполиның күпкатлы йортлар белән шыплап тулган урамнарында халыкның... аз булуына шаккаттым. Урам машиналар белән тулган, ә җәяү йөрүче кешеләр юк диярлек. 

Йортларның тәрәзәләре кара пәрдәләр, караңгы жалюзилар белән капланган булуын да исәпкә алганда, шәһәр көпә-көндез дә йоклый диярсең. “Кешеләр көндез кондиционерлы бүлмәләрдә эсседән качып утыра, шуңа пәрдәләрне ачмыйлар. Урамда да йөрмәле түгел, эссе бит. Монда урамда җәяү йөрү, прогулка ясау гадәте юк. Ике йөз метр араны да кондиционерлы машинада узалар. 500 метр араны җәяү узу алар өчен Каф тавын кичү белән бер, - дип көлә Гөлназ. – Әнә, күрше йортлардагы балалар нибары 500 метр ераклыктагы мәктәпкә дә җәяү бармыйлар. Ә без, хәтерлисеңме, берәр километр юлны җәяү узып мәктәптә йөрдек”.

Ливанда яшәүчеләрнең үзләренә кояш тансык булмаса да, мине сентябрь ахырында эссе сагындырып өлгергән иде. Шуңа иртән уянуга, пәрдәләрне ачып куеп, кояшлы балконга чыгып басам. Аска карыйм – подъезд төбендә балалар мәктәп автобусын көтеп тора. 500 метр араны узар өчен бишәр-унышар минут автобус көтәләр. Аларны озатырга дип хезмәтчеләр чыга. Иртәнге сигезенче яртыда һава инде шактый кызган – 28 градус. Ә балалар һәм хезмәтчеләр... курткалардан, кофталардан! Алар 28 градуста өши! “Сентябрь азагы бит инде, озакламый кыш җитә, көннәр суытты. Җәй уртасында монда 45 градус эссе була”, - ди Гөлназ. “28 градуста без тирләп-пешеп йөрибез”, - дим. Кыскасы, берәүләргә Аляска, берәүләргә Африка. 

Хәер, Ливанда кышын хәтта кар да бар. Тауларда. Анда кышын тау шуу комплекслары эшли. “Мин бер генә бардым. Кар күргәч, депрессия башланды. Сагынмаганмын мин карны”, - ди Гөлназ. Шәһәрдә кышның дымлы һәм җилле булуына да зарланып алды. “Көндез хәтта кояш кыздырырга мөмкин, төнлә исә нык суыта. Өйләр бер суынгач, көндезге кояшта гына җылынып өлгерми, баз кебек суык була. Кондиционерны җылы режимга куябыз. Кышын идәннәргә калын келәм җәябез, җылы киенеп йөрибез”, - дип сөйләде. Һәм бер факт: кояшлы илдә яшәсәләр дә, биредәгеләргә кояш нурланышы җитми, шуңа ливанлылар даими рәвештә D витамины эчә.

Урамнарда халык аз булса да, йортларда кешеләр күп. Ливан гаиләләрендә, башка гарәп илләрендәге кебек үк, балалар күп туа. Мин танышкан һәр гаиләдә 4-5 бала бар. “Әмма соңгы арада европадагыча, бер-ике бала белән чикләнүче гаиләләр дә бар. Аз балалы булуның престиж билгесе саналу тенденциясе кучәя. Мәсәлән, иремнең энесендә ике бала, алар башка теләми дә. Ниятләре – бар мөмкинлекләрен шушы ике балага яхшы белем бирүгә сарыф итү”.

Бала күңелен күрү ливанлылар өчен бик мөһим. Балалар өчен кием-салым, уенчык кибетләре адым саен, һәр ресторан-кафеда балалар почмагы бар. Балаларга ихлас елмаялар, алар өчен сөенәләр. Гөлназ белән Самад, ике айлык бала белән сәүдә үзәгендә йөргәндә, яннарына берничә кеше килеп, баланы күтәреп карыйк әле дип үтенделәр. Яшь әти елмаеп риза булды. “Монда бу нормаль күренеш, гарәпләр балаларны бик ярата”, - дип аңлатты Гөлназ. Һәм өстәде: “Әле син олыларга мөнәсәбәтне күрмәдең. Өлкән кешегә шуның кадәр хөрмәт күрсәтәләр монда, ялгыз карт кеше күренүгә янына халык җыела, ярдәм итәргә генә торалар”.

Уку

“Ливанда укуга, белем эстәүгә тартылу бармы, гыйлемле булу өстенлек саналамы?” – дигән соравыма, минем шикләнгән интонациямә Самад хәтта үпкәләде бугай. “Әлбәттә! Гыйлемгә тартылу бездә борынгыдан килә. Беренче алфавит бит Ливанда (ул вакытта борынгы Финикия) уйлап чыгарылган! Балаларына яхшы белем бирүне ливанлылар төп бурыч дип саный”, - дип сөйләп китте ул.

Ливанда балалар мәктәпкә өч яшьтән бара. Беренче өч ел әзерлек елы санала, аннан соң тагын 12 класс укыйсы. Балалар бакчалары юк. Хәтта өч яшьлек балаларны да ашату, йоклату каралмаган. Мәктәптә балалар иртәнге сигездән көндезге ике-өчкә кадәр торалар.

Ливанда кем белән сөйләшсәм дә, мәктәп программасының авыр булуын әйттеләр. “Ливанда мәктәп уртача сәләтлеләр өчен түгел, бик башлылар өчен. Минем дүрт кызымның берсе генә мәктәп программасын мөстәкыйль рәвештә үзләштереп бара. Калганнарына дәрес хәзерләү өчен укытучы яллыйбыз”, - дип сөйләде биредә 20 ел гомер кичерүче Таня. Мин танышкан башка гаиләләрдә дә шул ук хәл. Бәлки шуңадыр, баланың мәктәпне тәмамлап, имтиханын уңышлы тапшыруы бик зур бәйрәм буларак билгеләп үтелә. “Монда имтихан көннәрендә зур-зур фейерверк-шоулар була. Шул рәвешле ата-аналар баласының уңышларына сөенә”, - дип сөйли Гөлназ. Әйтергә кирәк, бердәм дәүләт имтиханын тапшыра алмыйча калган балалар да шактый икән. “Икешәр-өчешәр тапкыр тапшырып та, бирә алмаган балаларны беләм”, - диде Гөлназ.

Ливанда балалар нигездә түләүле мәктәпләрдә укый. Дәүләт тарафыннан финансланучы мәктәпләр дә бар, әмма алар аз, урыннар чикле. Шулай итеп, балаңны түләүле мәктәптә укытырга мөмкинлегең булмаса, ә түләүсезендә урын җитмәсә, балаң укымый дигән сүз. Статистик мәгълүматлар буенча, Ливанда 13% халык укый-яза белми.

Мин танышкан гаиләләр һәр баласының укуы өчен елына 3000 доллар (200 мең сум тирәсе) түли.  Моннан тыш, һәр балага дәреслекләр сатып-алуга якынча 250 доллар (17 мең сум тирәсе) тотыла. Дәрес хәзерләргә ярдәм итүче укытучының да хезмәте түләүле.

Әйтергә кирәк, Якын Көнчыгыш илләрендә яшәүче халыклар арасында ливанлылар иң гыйлемле санала. Биредә яшәүчеләрнең күбесе, туган гарәп теленнән башка, тагын ике чит тел – инглиз һәм француз телен белә, бу телләрдә иркен аралаша. Мәктәпләр бердәм программа буенча укыта, программада математика һәм башка фәннәрне чит телдә укыту мәҗбүри. Әзерлек елларында балалар чит телдә сөйләшергә өйрәнә, башлангыч мәктәп елларында грамматикасын үзләштерә, урта мәктәптә киләчәк профессиясендә кирәк булачак фәннәрне билгели, ә 16-18 яшьтә сайлаган фәннәрен тирәнтен өйрәнә. Фәннәр чит телдә өйрәтелә, гарәп теле аерым предмет буларак керә. Шулай итеп, бала мәктәптән берничә телне камил дәрәҗәдә өйрәнеп чыга.

Шунысы сизелә: инглиз телле мохиткә чумган балалар аралашу теле итеп тә шул телне кулланырга омтыла. Берничә тапкыр әти-әниләренең балаларын өйдә гарәпчә сөйләшмәгәннәре өчен шелтәләгәнен күрергә туры килде.

Ливанда югары уку йортларында уку бик кыйммәткә төшә. Әйтик, АКШ университетының Ливандагы филиалында уку елына 10 мең доллардан арта (безнеңчә 680 000 сум). Шуңа да карамастан, бу уку йортына конкурс зур, ди Самад.

Балаларына Ливанда югары белем бирергә мөмкинлеге булмаган гаиләләр чит илләрдә укыту җаен эзли. Безгә җиләк-җимеш саткан абый белән сөйләшеп киттек: аның кызы быел Белоруссия университетына укырга кергән. “Ливанда чит ил вузларын сайларга булышучы фирмалар күп, алар Белоруссияне иң арзанлы вариант дип тәкъдим итә. Элекке елларда Украинада уку бик популяр иде. Казанда укып кайтканнар да бар. Ләкин Казанда бик суык дип зарланалар”, - дип аңлатты Самад. “Украина, Белоруссия, Россиядә укып кайткан, рус телле табиблар бик күп. Укып кайткач, алар дипломнарын Ливанда раслый һәм эшли башлый. Әйтергә кирәк, диплом раслау катлаулы процедура, яхшы белем алганыңны исбатлауга хәтта 10 ел вакыт сарыф иткән кешеләр дә бар. Минем дус кызым Юлия чагыштырмача тиз раслаган, ул хәзер Ливанда гинеколог булып эшли. Хезмәт хакы галәмәт югары. Быел бик яхшы йорт җиткереп керделәр”, - дип өстәде Гөлназ.

Сәламәтлек саклау

Ливанда медицина түләүле. Әгәр, ашыгыч хәл чыгып, табибка мөрәҗәгать итәсең булса, синең я иминият полисың, я кесәңдә акчаң булырга тиеш. Мөмкинлеге булмаган кешеләргә дәүләт ярдәм итә – ай саен хастаханәләргә билгеле бер сумма күчерә, аны квота буенча операцияләргә, әйтик, онкологияне дәвалауга тоталар. Ул акча, гадәттә, җитми, айлык сумма сарыф ителеп бетә, ә ай әле тәмамланмаган була, шуңа клиника бушлай ярдәм күрсәтми башлый һәм медицина ярдәме кирәк кешеләр киләсе айны көтәләр. “Күптән түгел төнлә иремнең фирмасында эшләүче хезмәткәр шалтыратып, ашыгыч рәвештә хастаханәгә эләккәнен һәм табибка түләргә акчасы булмавын әйтте, аның өчен түләвебезне үтенде. Ирем төнлә чыгып китеп, түләп кайтты”, - дип сөйләде Гөлназ.

Түләүле клиникада, табибның квалификациясе, специализациясенә карап, кабул итү 50-100 мең ливан лирасы тора (безнең акча белән 2500-5000 сум тирәсе).

Гөлназ йөклелек барышын күзәтү программасы турында сөйләде: “Табибка айга бер күренәсең, һәр күренгән саен туачак бәбине УЗИда күзәтәләр. Йөклелекне күзәткән табибым бәби дә таптырды. Бәби тугач, берничә сәгатьтән икебез дә өйгә кайтып киттек. Бәбине айга бер педиатрга күрсәтәбез”.

Түләүле клиникада бәби табу өчен 150 доллардан башлап 1000 долларга кадәр түләргә кирәк. 100 долларга өйдә бәби таптыручы акушеркалар да бар.

Ливанда 10 кешегә бер табиб туры килә. Россиядә бу күрсәткеч: 238 кешегә бер табиб.

Хезмәтчеләр һәм акча

“Аяк киемен салма, беркем дә салмый, монда хезмәтче бар”, - диде миңа Гөлназ, кайнана белән кайнатасы фатирына керешли. Өйдә хезмәтче тоту күренеше Ливанда хәлле гаиләләр арасында киң таралган. Нигездә, хезмәтчеләрне Эфиопия яисә Филиппиннан контракт буенча китертәләр. Филлиппиннан мөселман хатын-кызын китертү кыйммәтрәк икән һәм ул дәрәҗәлерәк санала. “Өйдә икесе генә яшиләр, кайнанаңа хезмәтче нәрсәгә икән?” дигән соравыма Гөлназ: “Статус буенча аларга хезмәтче тиеш, ул бит эре эшмәкәр хатыны”, - дип җавап бирде. 

Әйтергә кирәк, фатир да ике генә кешелек түгел, бик иркен. 30лап кунак җыелгач, һәркемгә үзе теләгәнчә урын табылды: килендәшләр аерым бүлмәгә кереп серләшергә дә өлгерде, намаз укучыларга да бүлмә булды, балаларга уйнарга да, бөтенебезгә әзерләнгән табын өчен дә аерым урын бар иде. Ә 30лап кунак биредә еш җыела икән: Самия ханым, ливан ризыклары әзерләп,  атнага бер тапкыр биш баласын, 13 оныгын гаиләләре белән кунакка дәшә.

Ире алырга тәкъдим итсә дә, Гөлназның үзендә хезмәтче юк. “Фатирда чит кеше яшәвен теләмим, күз алдына китерә алмыйм”, - ди ул. Аларның ике санузеллы, өч балконлы, күп бүлмәле фатирын атнага ике тапкыр Бәдрия исемле гарәп хатыны килеп җыештыра. “Иртәгә иртән Бәдрия килә, ул вакытта без йоклыйбыз әле, үзе әкрен генә җыештыра ул, тормасаң да була”, - дип аңлатты Гөлназ. 

Иртән мин уянганда Бәдрия бүлмәләрне җыештырып йөри иде. Мин кухняга су эчәргә кергәндә, Бәдрия, инде тәмам арып, каһвә эчеп утыра иде. “Әссәламү галәйкүм”, - дип исәнләште ул, елмаеп. Сәламенә җавап биргәч, стаканымны чайкатырга дип раковинага үрелдем. Үзем юам, үзем сизәм – Бәдрия карап тора. Кайнана киленен күзәтә мени – карашы аркамны тишә инде менә! Түзмәде Бәдрия, яныма килеп, сабынга төртеп күрсәтте – сабын белән яхшылап ышкып ю, диюе икән. Ул кушканча, аның карашы астында, җиренә җиткереп юып бетергәч, Бәдрия миңа тагын бер елмаю бүләк итте – “Булдырасың!” диюе иде бугай. “Бәдриядән без бик канәгать. Аның кәсебе шушы. Берничә клиенты бар, өйдән өйгә җыештырып йөри”, - дип аңлатты Гөлназ. Бер җыештырган өчен Бәдриягә 40000 ливан лирасы (безнеңчә 2000 сум тирәсе) түлиләр.

Акча күләмен күзаллау өчен, көндәлек кирәк-яракка бәяләрне атарга кирәктер: Ливанда азык-төлек бездәгедән 1,5-3 тапкырга кыйммәт, супермаркетларда ипи безнең акча белән - 40 сум, бер литр сөт - 80 сум, бер кило сыер ите - 1000 сум, бер кило тавык ите - 600 сум тора; төрледән-төрле җиләк-җимеш һәм яшелчә үзләрендә үссә дә, аларны бездәге чит илдән кайтартылган җимешләрдән арзанрак димәс идем. Бәяләрне хезмәт хакы белән дә тәңгәлләштерергә кирәк: квалификациясез эшчеләрнең хезмәт хакы биредә 400 доллардан башлана (безнеңчә 26 мең тирәсе), иң күп хезмәт хакын табиблар ала, аларның айлык акчасы дистәләгән мең доллар белән исәпләнә. Укытучылар һәм инженерлар да абруйлы һөнәр иясе санала.

Ливанда күчемсез милек бик кыйммәт. Бейрутта хәтта "спальный район"да фатирларны  800 мең - 1 миллион долларга саталар. Триполида яхшы фатирны 500 мең долларга алырга була. "Күчемсез милек базары спекулянтлар кулында, - ди Таня. - Шуңа фатирларны, риэлторларга мөрәҗәгать итмичә, танышлар, туганнар аркылы эзлиләр".

Ә менә бу фотодагы участокның - ерак тауларда, инфраструктурасыз урында, тоташ ташлы җирнең бер сутые 400 доллар (27 мең сум тирәсе) тора. "Гектар ярымлык бу участокны дача кебек йорт төзер өчен сатып алдык. Бик эссе көннәрдә тауларда рәхәт була, шушында килеп торырбыз, иншаллаһ, - ди Самад. - Син мондагы манзараларны күр әле. Әәәәнә, диңгез күренә. Ә әнә тегендә, таулар артында - Сирия". 

Дәвамы булачак. Киләсе чыгарылышта Ливанда безнең кешеләр, күпхатынлылык һәм ливан ризыклары турында язарга ниятлим. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100