Сиринә Зәйнетдинованың концерт директоры игезәк улларын армиядән каршылаган – хисле видео

Сиринә Зәйнетдинованың концерт директоры Айзилә Вәлиеваның игезәк уллары Рамил белән Камил, армия хезмәтен уңышлы тәмамлап, өйләренә кайткан.
Егетләрне барлык туганнары җыелышып, шарлар, чәчәкләр белән бәйрәмчә каршылаганнар. Берничә машина булып, авылга да кайтканнар. Егетләр көнендә үк барлык туганнарын йөреп, күрешеп чыккан. Көтеп алынган, сагыну тулы очрашу мизгелләренең барысы да бик хисле, күңелгә үтәрлек. Айзилә Вахитова бу видеоларны матур музыкага салып, үзенең сторисларында күрсәтеп бара.
Камил белән Рамил күптән түгел генә вафат булган әбиләре кабере янына барып килергә, башка мәрхүмнәрнең каберләр зыярәт кылырга да җитешкәннәр.
Айзилә Вахитовага бу көннәрдә бик күп котлау сүзләре килгән, язылучылары да аның белән бергә сөенгәннәр. Ул сторислары аша куанычын уртаклашкан һәммә кешегә рәхмәтләрен белдерде. Шулай ук, көтеп яшәгәннән соң, балаларның өйдә булуы сәбәпле, хәзер үзен сәер халәттә тоюы хакында көлеп сөйләде.
«Бик кызык ситуация, дуслар. Малайлар кайтты, һәм күңелем тынычланды. Тик эчтә ниндидер бушлык барлыкка килде. Иртән уянам – алар өйдә, кич кайтам – балалар өйдә. Әле беркая чыкмыйлар, ял итәсебез килә, диләр. Ә күэелдә бушлык. Көтү хисе бетте. Сәер халәт әлегә», – ди Айзилә Вахитова.