Җырчы Сиринә Зәйнетдинова социаль челтәрдәге сәхифәсенә ире белән төшкән видео куйган. Алар авылда җырлый-җырлый кар көри.
«Әйдә, төшәбез. Җырла теге җырыңны, туры килә бит», – ди Айратым.
Җырчы «Җәяүле буран» җырын җырлаган.
«Кар-буран сармасын җаныма,
Сөйгәнем язларны сагына.
Ак бәхет юлларын каплама,
Мин дә бит сусадым назыңа...»