Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Сиринә Зәйнетдиновага Эльмира Сөләйманова фанатлары ташланган: «Тимәгез җырларына!»

news_top_970_100
Сиринә Зәйнетдиновага Эльмира Сөләйманова фанатлары ташланган: «Тимәгез җырларына!»
социаль челтәрләр

Җырчы Сиринә Зәйнетдинова Эльмира Сөләйманова репертуарыннан «Бер генәм» җырын алып яздырган иде. Кемнең дә булса җырын яңартып җырлауны халык бик үк кабул итеп бетерә алмый инде ул. Ләкин Сиринә Зәйнетдиновага Эльмира Сөләйманованың фанатлары аеруча усалланып «ташланганнар». «ВКонтакте»да Эльмира истәлегенә эшләп килүче төркемдә утыручылар ниләр генә язып бетермәгән.

«Бу җырны Эльмира кебек беркем башкара алмый. Җырны бозган. Эльмираның күңеле җырлый иде, ул һәр композицияне искиткеч итеп башкарды. Ничек җитми ул безгә»;

«Юк инде, Эльмираның җыры – Эльмираныкы инде. Матур җырламыйсыз, дөресен язганга гафу. Чын йөрәктән түгел, диимме соң. Үз җырларыгызны башкарыгыз, Эльмираның җырлары Эльмираныкы булып калсын инде»;

«Эльмираның җырлары үзенең көе, моңы белән калсын. Бозмагыз җырларын!»;

«Бөгелә, сыгыла. Әмма Эльмираны беркем алыштыра алмый. Аның үз матурлыгы, күлмәкләре шундый матур, үзен тотышы. Сагынып сөйләргә генә калды»;

«Тимәгез Эльмираның җырына», – дип язалар алар.

«Ә миңа калса, Эльмира Сиринә башкаруында бу җырга шаттыр. Ә сезнең Сиринәгә карата аткан пычрак фикерләрегез Эльмирага бер дә ошамас иде, дип уйлыйм. Сиринә бу җырны Эльмирадан яхшырак башкарыйм дип җырламый бит… Әйе, җырга беренче сулыш бирүче Эльмира, һәм ул – аның хиты... Тик җырның авторлары бу җырны Сиринәгә башкарырга, яңа сулыш бирергә рөхсәт биргән икән, нишләп җырламаска... Сиринә үз стилендә, үзенең милизматикасында башкара, һәм «җырны боза» дигән фикер белән килешмим.

Сезгә бернинди начарлык эшләмәгән кешегә пычрак сүзләр атып үзегезнең өстегезгә гөнаһ алмагыз», – дигән фикер дә бар.

Аңа каршы икенчесе: «Монда гөнаһ дигән сүз урынлы түгел. Мондый зур эшкә тотыныр алдыннан ныклап уйларга кирәк. Мондый стиль Эльмираның жырларына кирәкми дип уйлыйм. Сиринә үз стилендә киенсен, ләкин кеше җырын үз көенә җырлап, бозмасын. Эльмираның фанатлары бик күп, берсе дә мондый башкару белән кәнәгать булмас, дип уйлыйм». – дип язып калдырган.

«Бу эшкә Сиринә дә, җырның авторлары да уйламыйча алынмагандыр дип уйлыйм. Сиринә җырны бозып җырласа, бу мөмкинлекне аңа бирмәгән булырлар иде.

Аллага шөкер, Сиринәнең дә фанатлары, аның иҗатын яратучылар бик күп, һәм алар бу җырны бик җылы кабул итә.

Ә инде «гөнаһ» сүзен ошатмавыгызга килгәндә, кешене бер дә юкка чәйнәү, сезнеңчә, әйбәтме?»

«Пычрак сүзләр монда юк. Сирина супер үз җырларын җырлый. Ә Эльмираның башкарган әсәрләре – чынлап та аныкылар гына. Эльмираның үзе өчен генә иҗат ителгән кебек ул җырлар. Шундый жиңел килеп чыга аның моңындагы борылышлар. Чагыштыру кирәк түгел. Сүз белән аңлатырлык түгел, дуслар. Яңа стиль кирәк түгел бу әсәрләргә», – дип куертуларын дәвам иткәннәр бу бәхәсне.

«Сиринә, Эльмирадан яхшырак җырлыйм, дип язмаган бит. Эльмира кебек башка җырчы булмый инде, кызганыч. Сиринә – ул безнең эстрадабызның кабатланмас моң иясе. Эльмира горурланыр иде аның жырын үзе шикелле гади, халыкчан җырчы җырлаганга», – дигән комментарий да калдырганнар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100