Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Сиринә Зәйнетдинова: «Ярап булмас, күрәсең...»

news_top_970_100
Сиринә Зәйнетдинова: «Ярап булмас, күрәсең...»
социаль челтәрләр

Сиринә Зәйнетдиновага сәхифәсен карап баручылар кызыклы сораулар юллаган. Ул аларга «сорау-җавап» рубрикасында җавап бирә. Күпләр быелгы концертлар графигы белән, җырчыны кайсы якларда күреп булачагы белән кызыксына. Иҗатка кагылышлы башка сораулар да бар.

Иң кыйбатлы сәхнә күлмәгегез күпме тора?

70 мең.

Сез продюсер белән эшлисезме?

Әйе.

Җырчының тышкы кыяфәтенә кагылышлы сораулар да аз түгел.

Сиринә, аз гына ябыгырга җыенмыйсызмы?

Кадерлеләрем, ярап булмас, күрәсең. Кайсыгыз: «Ябыкма, сиңа килешә», – ди. «Ябык», – дип әйтүчеләре дә бар. «Теш араңны яптыр», – диючеләр дә, «Яптырма», – диючеләр дә бар. «Елмаюга таныйбыз, синең «изюминкаң», – диләр.

Сезнең борыныгыз ясалган ахры. Майкл Джексонныкына охшаган.

Ай, үләм. Минем борыным ямьсезмени? Ясалмаган! Тумыштан шундый.

«Көшкәтбашта туганнарыгыз бармы әллә? Гафу, сораганга», – дигән сорау да килеп ирешкән.

«Әйе, сеңлем – Көшкәтбаш авылындагы Нәкыйповлар килене. Рөстәм киявебез генә махсус операциядә батырларча һәлак булды. Урыны җәннәттә булсын», – дип аңлаткан җырчы.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100