news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Сиринә Зәйнетдинова: «Ни өчен гәүдәң шундый дисәгез...»

news_top
Сиринә Зәйнетдинова: «Ни өчен гәүдәң шундый дисәгез...»
социаль челтәрләр

Җырчы Сиринә Зәйнетдинова элегрәк үзенең ябык гәүдәле булуын, ә хәзер тырышса да, авырлыгын ташлавы авыр булуны әйткән. «ТМТВ» телеканалындагы «10 сорау» тапшыруы кысаларында яңгыраган: «Сез ябыгырга теләмисезме?» – дигән сорауга артист болай дип җавап бирә:

«Телим, әлбәттә! Ничек ябыгырга теләмим инде... Мине тамашачыларымның да ябык күрәселәре килә. Элек ничек булганмын, шулай күрәселәре килә. Менә белмим, үземнең күңелем кайсы якка тарта икән: ябыгу ягынамы, әллә инде шул ук булып калу ягынамы?

Туклану буенча… Баллы әйберләр, камыр ризыклары ашамаска тырышам. Ә ни өчен гәүдәң шундый, дисәгез, геннарым шундый инде. Ә үзем бәби тапканчы 48 килограмм идем, ябык идем», – дигән ул.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар