news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Сиринә Зәйнетдинова халык көткән дуэтны тәкъдим итте

news_top
Сиринә Зәйнетдинова халык көткән дуэтны тәкъдим итте
Фото: Сиринә Зәйнетдинованың социаль челтәрдәге сәхифәсеннән

Җырчы Сиринә Зәйнетдинова тамашачылары һәм социаль челтәрдәге язылучылары көткән дуэтны тәкъдим итте. Ул Рәсим Низамов белән башкарган «Болытлар агар инде» җырына яңа сулыш биргән.

Җырның авторлары – Гандәлибә Аҗгихина белән Сәүбән Чуганаев.

«Минем генә түгел, бик күпләрнең күңелендә урын алган җыр бит бу, дусларым! Бик хөрмәт иткән җырчым, иҗатташ дустым, Татарстанның халык артисты Рәсим Низамов белән без аңа яңа сулыш бирдек», – дип яза Сиринә Зәйнетдинова.

«Искиткеч матур җыр, матур дуэт. Икесендә дә моң», «Минем яратып тыңлый торган җырым. Сезнең башкаруда иң матуры», «Нинди матур дуэт», «Ниһаять! Яңа сулыш», – дип хуплаган халык дуэтны.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар