Казанда үткән концертында Сиринә Зәйнетдинова кызы Эльвина белән бергә чыгыш ясаган. Алар икесе бергә «Балам» дигән җырны башкарган.
Әни белән баланың бу чыгышын тамашачы бик җылы кабул иткән. Тамашачылар аларны видеога төшереп алган. Социаль челтәрләрдә урнаштырылган видеоларны Сиринә Зәйнетдинова үзенең сәхифәсендә күрсәтте.