Җырчы Сиринә Зәйнетдинова кабак бөккәне пешерү рецептын тәкъдим итә.
Камыр өчен 250 грамм кефир, 200 грамм сөт, 1 йомырка, өймичә генә 1 чәй кашыгы сода, ярты чәй кашыгы тоз, 1 аш кашыгы шикәр комы, 2 аш кашыгы майонез, 2 аш кашыгы сыек май, 2 аш кашыгы эретелгән сыер мае, 500-800 грамм он кирәк була.
Эчлек өчен 1,5 кг кабакны турыйбыз, шуңа бүрттерелгән 1 стакан дөге кушабыз. Тәменчә тоз, шикәр комы салабыз.
Бөккәнне ясагач, өстен аз гына тишкәләп чыгабыз. Әзер булгач, урталай бүлеп, өстәлгә чыгарабыз. Яраткан кеше эченә сыер мае сала ала.