Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Сиринә Зәйнетдинованың әтисе вафат

Җырчының әтисе авырганы мәгълүм.

news_top_970_100
Сиринә Зәйнетдинованың әтисе вафат

Татарстанның атказанган артисткасы Сиринә Зәйнетдинованың әтисе вафат. Бу хакта аның хезмәттәшләре хәбәр итте.

Җырчының әтисе авырганы мәгълүм.

9 июль көнне Сиринә әтисе Фәнисне туган көне белән котлап пост урнаштырган иде. "Әтием, җан кисәгем, кадерлем, туган көнең белән тәбрик итәбез! Сәламәт бул, әнием белән тигезлектә озын матур гомер кичерегез!!! Без сине бик яратабыз!!!" - дип язып, Гөлнур Айзатның әтиләр турындагы шигырен дә куйган иде.

19 ноябрьдә Сиринә Зәйнетдинованың концерты планлаштырылган иде.

Җырчының авыр кайгысын уртаклашабыз.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100