news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Сиринә Зәйнетдинованың «Табибларны Ходай яраткан…» җыры

Рөстәм Бакиров сүзләре, Сабит Миниханов көе.

news_top
Сиринә Зәйнетдинованың «Табибларны Ходай яраткан…» җыры

Сәгатъ түгел, минут хәл иткәндә

Сират күпереннән үтәбез.

Яшәү белән үлем тартышканда

Табиблардан ярдәм көтәбез.


Кушымта:

Ак канатлы фәрештәләр күктә, –

Җирдәгеләр ап-ак халаттан.

Гомер өстәр дәвачылар итеп

Табибларны Ходай яраткан.


Үзе биргән антка тугры калып

Вакытында килеп ярдәмгә,

Якты өмет җебен ялгый табиб

Әҗәл кулындагы адәмгә.


Аяусыз үлемгә баш имичә

Яшәү өчен көрәш барганда,

Чын батырлык эшли һәрбер табиб

Әҗәл угын тартып алганда…

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар