news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Сиринә Зәйнетдинова “Сагынам, дуслар, илкәйне” җырын башкара

Сиринә Зәйнетдинова – “Сагынам, дуслар, илкәйне” җырын башкара.

news_top
Сиринә Зәйнетдинова “Сагынам, дуслар, илкәйне” җырын башкара

"Сагынам, дуслар, илкәйне"
Татар халык җыры


Сагынам, дуслар, сагынам, дуслар,
Сагынам туган илкәйне, шул,
Сагынам туган илкәйне.
Илкәй белән бергә сагынам
Яшьли сөйгән иркәмне.

Агыйделнең аръягында
Калды туган ил генәм, шул,
Калды туган ил генәм.
Калмады туган ил генәм,
Калды нечкә бил генәм. (Калды сөйгән яр гына.)

Өй артындагы бакчадан
Өзеп алдым бер йөзем, шул,
Өзеп алдым бер йөзем.
Өзеп алган йөзем кебек,
Чит илләрдә берүзем.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар