Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Сиринә Зәйнетдинова һәм Эльвина башкаруында «Балам — бал, əнием — гөл» җыры

Гүзəлия көе, Рауза Хафизова сүзләре.

news_top_970_100
Сиринә Зәйнетдинова һәм Эльвина башкаруында «Балам — бал, əнием — гөл» җыры
Рамил Гали

Балам — бал, əнием — гөл

Җырны Сиринә Зәйнетдинова кызы Эльвина белән башкара

Бал сүзеннән алынганмы

Шундый татлы сүз — балам.

Куанып җирдә яшәргә

Көч-сихәт аннан алам.


Бал капкандай булам, балам,

Әнием дип эндәшсә.

Балам-байлыгым булганда,

Алтын-көмешләр нәрсә?!


Кушымта:

Баланнарда да бал сүзе

Ник ачы икән болай?

Балан ачыларын гына,

Кушып бирмәсен Ходай!!!


Әнием дип уйласам да,

Дөньяларым яктыра.

Куенына сарылам да,

Кояш көнләшеп тора.


Минем өчен иң гүзәл ул,

Бар дөнья гөлләреннән.

Балам дип яратып дәшсә,

Бал тама телләреннән.


Алсу алмам бит син минем,

Алтыным, саф көмешем.

Изге күкләрнен бүләге

Иң-иң кадерле кешем!!!

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100