news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Сиринә Зәйнетдинова башкаруында “Күл буена килсәң иде” җыры

Шагыйрә Гөлшат Зәйнәшева сүзләренә композитор Зиннур Гыйбадуллин иҗат иткән җыр - "Күл буена килсәң иде".

news_top
Сиринә Зәйнетдинова башкаруында “Күл буена килсәң иде” җыры

"Күл буена килсәң иде"

Гөлшат Зәйнәшева сүзләре, Зиннур Гыйбадуллин көе.
 
Ялгыз үскән бер төнбоек
Тирбәлә суда.
Төнбоек та сине сагына,
Сине юксына.

Күл буена килсәң иде,
Уйларымны белсәң иде;
Ялгыз төнбоек шикелле
Юксынам сине.

Бөдрә таллар яшел ефәк
Күлмәген көйгән.
Таллар да, никтер моңаеп,
Башларын игән.

Күл буена килсәң иде,
Уйларымны белсәң иде;
Башын игән тал шикелле
Юксынам сине.

Кыр үрдәкләре кычкыра
Куе камышта.
Зифа буйлы камышлар да
Төшкән сагышка.

Күл буена килсәң иде,
Уйларымны белсәң иде;
Зифа камышларга карап,
Юксынам сине.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар