news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Сирень кайнатмасы рецепты

news_top
Сирень кайнатмасы рецепты
Фото: "Татар-информ", Гөлүзә Василова

Сирень кайнатмасы ясарга өлгермәгән булсагыз, әле вакыт бар. Әлеге кайнатманы бары тик шәмәхә сирень чәчәге таҗларыннан гына ясыйлар. Бу рецепт «Шәһри Чаллы» сайтында тәкъдим ителә.

Ингредиентлар: сирень чәчәге таҗчыклары, шикәр комы, 250 грамм су.

Сиреньнең чәчәк таҗларын гына аерып алып, кәстрүлгә салкын суга салырга. Кайнап чыккач, сүрән утта 10 минут тотарга. Суынгач, чәчәк кайнаган суны аерым савытка сөзәргә. Чәчәк таҗларын шикәр комы белән изәргә һәм шул суга салып, тагын 20 минут кайнатырга.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар