news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Сирень чәчәгеннән ясалган төнәтмә буыннар сызлавын баса

news_top
Сирень чәчәгеннән ясалган төнәтмә буыннар сызлавын баса
Фото: Гөлүзә Василова

Сирень куаклары чәчәккә төренде. Димәк, аңардан бик шәп төнәтмә ясар вакыт җитте. Ул буыннары сызлаудан интегүчеләр өчен яхшы һәм сыналган дәва булачак. Бу хакта «Кызыл таң» сайтында хәбәр ителә.

Төнәтмә болай әзерләнә: 0,7 литрлы банкага сирень чәчәкләрен тыгызлап тутырыгыз һәм өстенә савыт тулганчы аракы салырга. Аннары, капкачын ябып, караңгы урынга 20-30 көнгә алып куярга кирәк. 1 айдан соң сыекчаны сөзәргә.

Сирень төнәтмәсе белән сызлаган аякларыгызны уыгыз. Файдасын үзегез дә тоярсыз. Сәламәт булыгыз!» – диелгән хәбәрдә.

Искәрмә: төнәтмәне эчәргә ярамый! Аны бигрәк тә балалар кулы җитмәслек урынга алып куегыз.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар