Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Сирень чәчәген өзгән өчен җаваплылыкка тартулары ихтимал

news_top_970_100
Сирень чәчәген өзгән өчен җаваплылыкка тартулары ихтимал
Фото: © «Татар-информ»

Җәмәгать эшлеклесе һәм торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә эксперт Дмитрий Бондарь сирень өзгән өчен кайсы очракларда җинаять җаваплылыгы булуын аңлатты. Аның сүзләрен RT китерә.

Бондарь ачыклык керткәнчә, әгәр куакларга зыян килү үсемлекнең үсешен туктатса, шул ук вакытта китерелгән зыян шактый зур дип танылса, бу эш РФ Җинаять кодексының 260 нчы маддәсе буенча каралырга мөмкин.

Эксперт билгеләп үткәнчә, күпчелек очракта мондый хокук бозулар җирле законнар дәрәҗәсендә җайга салына. Мәскәүдә, мәсәлән, куакларга зыян китергән өчен 3,5нан 4 мең сумга кадәр штраф каралган.

«Хәтта сынган бер сирень ботагы өчен дә беркетмә төзергә һәм җаваплылыкка тартырга мөмкиннәр», – дип өстәде Бондарь.

Эксперт билгеләп үтүенчә, закон ялгыш кына китерелгән зыянны һәм аңлы рәвештә китерелгән матди зыянны аерып карый. Әгәр, мәсәлән, чәчәкләр яки ботаклар яшерен рәвештә үзләштерү нияте белән өзелгән булса, һәм зыян суммасы 2,5 мең сумнан артып китсә, инцидент РФ Җинаять кодексының 158 нче маддәсе буенча «Урлау» буларак квалификацияләнергә мөмкин. Бу очракта санкцияләр булырга мөмкин – штрафтан алып 2 елга кадәр иректән мәхрүм итү.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100