Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Сирень чәчәгенең файдасы бармы?

news_top_970_100
Сирень чәчәгенең файдасы бармы?
Гөлүзә Василова

Май аен чәчәк атып утырган ак һәм күк сиреньнән башка күз алдына да китереп булмый. Алар һәр бакчада, һәр паркта диярлек шау чәчәктә утыра. Аның хуш исе кәефне күтәрә… Тик сиреньне йокы бүлмәсенә куярга киңәш ителми. Сиреньнең исен озак иснәгән очракта, баш авыртырга мөмкин.

Әмма сирень агулы булуга карамастан, аны медицинада кулланалар. Сиреньнең дәвалау үзлекләре рәсми медицина тарафыннан танылган. Ул төрле препаратлар составына кертелгән. Медицинада сиреньнең чәчәкләрен, кайрысын, яфракларын һәм бөреләрен дә кулланалар.

Сирень чәчәгендә эфир мае һәм глюкозид сиригин бар. Моннан тыш аның яфракларында, кайрысында һәм чәчәкләрендә алкалоид, сумала, фитонцид, танин, флавоноид, аскорбин кислотасы, фарнезол бар. Бу «сирень» препаратлары микробларга каршы, температураны төшерү, авыртуны басу һ.б. өчен кулланыла. Сирень чәчәкләреннән ясалган мазь ревматизмнан интегүчеләргә ярдәм итә, яфраклары яраларны төзәтергә, ә чәчәкләре авыруны басу өчен кулланыла.

Уылган яфрак согын озак төзелә торган ярага куярга мөмкин. Маңгайга куелган яфраклар баш авыруын бетерә.

Буыннар авыртканда, өйдә ясалган мазь сөртергә киңәш ителә. Моның өчен сиреньнең кипкән яфрагын һәм чәчәген порошок итеп уарга (2 аш кашыгы), ике аш кашыгы атланмай салып болгатырга кирәк.

Невралгия авырулары вакытында 3 аш кашыгы кипкән сирень чәчәге белән яфрагына 100 грамм үсемлек мае салырга, 5-6 көн торганнан соң авырткан урыннарга сөртәргә.

 

Фото: © Гөлүзә Василова

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100