Сирәклисе булмасын өчен редиска һәм кишерне ничек чәчәргә?
ТикТокта sadmechty каналын алып баручы редиска һәм кишер чәчү ысулы тәкъдим итә.
sadmechty аккаунтында редиска һәм кишер утырту ысулы тәкъдим иткәннәр. Бу культураларны чәчкәндә тигез ара саклау кыен. Ә менә йомырка өчен лоток белән бик уңайлы утыртып була икән. Лотокны түтәлгә батырырга да һәр чокырга бер орлык салып кына чыгасы. Кишер дә, редиска да бер-берсеннән тиешле ераклыкта тишелеп чыга, сирәклисе булмый.
Бу рәвешле утырткач, җир тыгызланып, кишер, редиска гарипләнеп чыкмыймы, дип сораганнар. Бакчачы уңыш видеосын да күрсәтә - барысы да матур итеп тишелгән.
@sadmechty САЖАЕТЕ ТАКЖЕ? ##Посевная2021 ##редиска ##редис ##дачныелайфхаки ##дачныеидеи ##дачныесоветы ##рассада2021 ##огородныеидеи ##огородники
♬ оригинальный звук - Натали