Сирәк очрак: Татарстанда 1225, 1740, 2035 граммлы өч игезәк бала туган
Ике кыз һәм бер ир бала туган сирәк күренеш Чаллыда булган.
Балалар вакытыннан алдан туган. Шуңа күрә башта аларны реанимациядә тотканнар. Хәзер балалар һәм аларның әнисе үзен яхшы хис итә, дип хәбәр иттелә Кама балалар медицина үзәге сайтында.
Бәхетле балаларга Вера, Надежда һәм Игнат дип исем кушканнар.
Чаллы перинаталь үзәгендә өч игезәк бала соңгы тапкыр 2016 елда туган булган. Ул чакта гаиләдә өч игезәк кыз бала туган. Соңгы биш елда дүрт тапкыр өч игезәк бала туган.
Ике игезәк балалар елына 100 пар чамасы туа, диелгән әлеге хәбәрдә.