news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Сипкелле кешеләр өчен кояшта кызыну кагыйдәләре

news_top

Сипкелле кешеләрнең тиресе ультрашәмәхә нурларга азрак чыдам. Бу хакта табиб-дерматолог Инна Петросова искәртә, дип яза «Радио 1».

Аның сүзләренчә, сипкелләр – пигментациянең аерым бер тибы булган кешеләрнең тән тиресенең кояшка реакциясе. Алар җирән чәчле кешеләрдә аеруча еш очрый. Белгеч мондый кешеләргә, саклану чаралары кулланмыйча, беркайчан да кояшта кызынмаска киңәш итә, чөнки аларның тиресе тизрәк пешә һәм озаграк төзәлә.

«Иң беренче чиратта, сипкелле кешеләрнең тиресенең фотосаклану мөмкинлеге түбән яки уртача дәрәҗәдә. Димәк, аларның тиресе ультрашәмәхә нурларга сизгеррәк. Шуңа күрә мин аларга даими рәвештә SPF саклагыч кремнар кулланырга киңәш итәм. Бу косметика түгел, ә саклану чарасы», – дип аңлаткан Петросова.

Ул шулай ук ел саен дерматологка күренергә киңәш иткән. Бигрәк тә тиредә читләре тигез булмаган, асимметрияле таплар барлыкка килсә, табибка мөрәҗәгать итәргә кирәклеген ассызыклаган.

Үз чиратында, табиб Екатерина Демьяновская эссе көннәрдә синтетик киемнәрнең сәламәтлеккә зыян китерергә мөмкин булуын әйткән.

«Синтетик тукымалар һаваны начар үткәрә һәм тирнең парга әйләнүенә комачаулый. Нәтиҗәдә, тире өслегендә җылы һәм дымлы мохит барлыкка килә. Бу исә микроорганизмнар үрчүгә ярдәм итә һәм организмның җылылыкны көйләү сәләтен начарайта. Баш киемнәренә килгәндә, бу бигрәк тә мөһим, чөнки аларның төп вазифасы – кешене артык җылынудан саклау», – дигән ул RT хәбәрчесенә.

Демьяновская эссе һавада иркен фасонлы, киҗе-мамык яки җитен тукымадан тегелгән киемнәр кияргә киңәш иткән. Табигый материаллар дымның табигый рәвештә парга әйләнүенә ярдәм итә, тән температурасын җайга сала, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар