Сипкелләр онкология китереп чыгармый, әмма кешедә меланома барлыкка килү куркынычы турында кисәтә. Бу хакта табиб—дерматолог, трихолог, медицина фәннәре докторы Юлия Гәлләмовага сылтама белән «Радио 1» сайты яза.
Табиб сүзләренчә, сипкелләр тән тиресенең эстетик үзенчәлеге генә, күбесенчә алар кечкенә вакытта була да, яшь бара-бара бетә. Сипкелләр беркайчан да онкологиягә әверелми, дигән табиб.
Шулай да, сипкелләр кешенең меланома һәм төрле яман шешләр барлыкка килү куркынычы зонасында булуын аңлата. Чөнки сипкелләр онкологиягә бик сизгер булган беренче тип тиреле кешеләрдә була, дип өстәгән дерматолог.
«Димәк, сипкелле кешеләр тән тиресен кояш нурларыннан максималь сакларга һәм ультрашәмәхә нурлары индексы 3тән багыр булганда һичшиксез SPF 50 кремнар кулланырга тиеш», – дип кисәткән табиб.
Табиб сүзләренчә, сипкелләрдән бары тик лазер яки фототерапия ярдәмендә генә арынып була. Халык ысуллары тирене бары тик бераз гына агарта, дип йомгаклаган ул.