Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Яңа синтетик наркотиклар барлыкка килү борчый»

Татарстан хокук саклау органнары вәкилләре ел башыннан әйләнештән 230 кг нан артык наркотик матдәләр алган.

news_top_970_100
«Яңа синтетик наркотиклар барлыкка килү борчый»
Владимир Васильев

Алынган барлык наркотик матдәләрнең 180 кг нан артыгы —«синтетика». Бу хакта «Казанские ведомости»да Дамирә Хәйруллина яза.

«Татарстан Россиянең башка төбәкләрен наркотик матдәләр белән тәэмин итүдә транзит төбәк булып тора», – дип белдерде Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының наркоконтроль идарәсе бүлеге башлыгы Әнвәр Кәримов.

Наркотиклар куллануга каршы көрәш көненә багышланган матбугат конференциясендә ул безнең республика территориясенә «синтетика»ның, нигездә, Мәскәү һәм Санкт-Петербургтан килүен хәбәр итте. Ел башыннан полиция хезмәткәрләре шундый 24 каналны япкан. «Наркотиклар белән көчле агулану» диагнозы 200 татарстанлыга куелган, аларның 92сен коткарып кала алмаганнар.

Әйләнештән 230 килограммнан артык наркотик алынган

Ел башыннан Татарстан хокук саклау органнары вәкилләре әйләнештән 230 кг нан артык наркотик алган, Эчке эшләр министрлыгы мәгълүматларына караганда, анда элеккечә үк синтетик наркотиклар өстенлек итә. Барлык алынган матдәләрдә алар 180 кг нан артык тәшкил итә.

Шул ук вакытта, Татарстандагы наркоситуация «нейтраль» һәм «гомумән алганда, контрольдә тотыла» дип бәяләнә.

«Наркотикларның законсыз әйләнеше белән бәйле җинаятьләр өчен быел 770тән артык кеше җаваплылыкка тартылган, – дип сөйләде Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының наркоконтроль идарәсе бүлеге башлыгы Әнвәр Кәримов. – Кагыйдә буларак, алар – даими керем чыганагы булмаган (63%) һәм элек җинаять җаваплылыгына тартылган (58%) 25 яшьтән 40 яшькә кадәрге җирле халык».

2023 ел башыннан Татарстанда наркотиклар белән тәэмин итүче 24 канал ябылган.

Фото: © Владимир Васильев

Татарстан полициясе тыелган һәм психотроп матдәләр белән тәэмин итүче 24 каналны япкан. Героин, гашиш һәм башка «синтетика», спикер сүзләренчә, Татарстанга, нигездә, Мәскәү төбәгеннән, Санкт-Петербургтан һәм Ленинград өлкәсеннән килә. Тыелган матдәләр җитештерү фактлары быел республика территориясендә дә теркәлгән.

«Агымдагы елда синтетик наркотиклар җитештерү буенча 4 эре нарколабораториянең эшчәнлеге туктатылды», — дип билгеләп үтте Кәримов.

Эчке эшләр министрлыгы мәгълүматларына караганда, наркотик белән көчле агулануның 200 очрагы теркәлгән, шуларның 92сенең ахыры үлем белән тәмамланган. Шул ук вакытта, һәр 5нче агулану очрагы чамадан тыш алкоголь куллану белән бәйле.

Наркотик тарату күбесенчә «күләгәдәге» интернет сегменты аша тормышка ашырыла. Эш бирүчеләр иясез әйләнешне өстен күрә. Вак таратучыларны (алар күп очракта – балигъ булмаган яшүсмерләр) тоткарланган очракта, җаваплылыкка тартылмаячакларына ышандыралар. Шул ук вакытта, законсыз әйләнештә катнашкан өчен, полиция 18 яшьтән 24 яшькә кадәрге 143 кешене тоткарлаган, шуларның 23е – балигъ булмаганнар.

«Яшьләр, анонимлык шартларында аларның җинаять эшчәнлеге турында беркем дә белмәячәк, ә тоткарланган очракта, суд аларның яшен исәпкә алачак һәм ирегеннән мәхрүм итми торган җәза бирәчәк, дип ышана. Әмма балигъ булмаган җинаятьчеләрне дә реаль срок белән төзәтү учреждениеләренә җибәрәләр», – дип ышандырды спикер.

Кәримов психоактив матдәләр куллануның актуаль проблемасы турында да сөйләде.

«Хокук бозу вакытына (куллану вакытына) 9 яшүсмергә 16 яшь тә тулмаган иде. Быел 7 балигъ булмаган бала исәпкә алынды һәм 19 яшүсмер әлеге категориядә кала», – диде ул.

«Заманча наркотиклар куркынычрак»

«Мине, белгеч буларак, яңа синтетик наркотиклар барлыкка килү борчый», – дип, кичерешләре белән уртаклашты Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш психиатр-наркологы Резеда Хәева.

Аның сүзләренә караганда, узган ел тикшерелгән 14,3 мең студент һәм укучының 2се наркотик кулланучы булган. Тагын 16 кулланучыны Татарстан хәрби комиссариатында, медицина тикшерүе вакытында ачыклаганнар. Кампания вакытында хәрби хезмәткә чакырылучылар 3 мең кеше булган.

«Алар [синтетик наркотиклар] сәламәтлеккә зыян китерми, дигән фикер бар. Чынлыкта исә, алар барлык органнарга, шул исәптән үзәк нерв системасына тәэсир итеп, күбрәк зыян китерәләр. Хәзерге наркотиклар куркынычрак – бу матдәләр үз-үзеңә кул салу омтылышына, хәтер һәм игътибар бозылуга китерә», – дип билгеләп үтте эксперт.

Яшүсмернең аралашу даирәсе үзгәрү, укуда өлгереше кимү, кәефе еш үзгәртү, шулай ук көн режимын үзгәрү әти-әниләрне сагайтырга тиеш.

Фото: © Салават Камалетдинов

Журналистлар үтенече буенча, Хаева балигъ булмаган баланың бәйлелек билгеләрен санап чыкты.

«Яшүсмернең кинәт үзгәрә башлавы ата-ананы сагайтырга тиеш. Туганнары аның аралашу даирәсе үзгәрүгә, кайвакыт укуда өлгереше кимүгә, кәефенең, көн һәм ял режимының үзгәреп торуына игътибар итәргә тиеш», – дип сөйләде белгеч.

Мондый билгеләр күзәтелсә, яшүсмернең әти-әнисе, кичекмәстән, бала белән сөйләшергә, кирәк икән, психологка консультациягә барырга тиеш.

«Белгеч ярдәме алу өчен безнең диспансерга мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Мөмкинлекләребез бик зур – башлангыч этапларда без кулланамы-юкмы икәнен ачыклый, һәм, әлбәттә, ярдәм күрсәтә алабыз», – дип ышандырды Хәева.

Спикер билгеләп үткәнчә, ата-аналар тарафыннан вакытында күрелгән чаралар һәм белгечләр тарафыннан квалификацияле ярдәм яшүсмернең сәламәтлеген һәм гомерен саклап кала ала.

«Якыннарында сораулар никадәр иртәрәк туса, соңыннан чирне дәвалауга караганда, шулкадәр яхшырак. Кайвакыт якыннары, барысы да узар, диләр, озак уйлыйлар һәм бала инде ныклап бәйлелеккә төшкәч һәм медицина ярдәме күрсәтү ихтыяҗы тугач кына күрәләр», – дип йомгаклады нарколог.

Юлларда куркынычсызлык өчен прокуратура яңа ысуллар кулланачак

Татарстан Прокуратура бүлеге прокуроры Линар Вәлитов хәбәр иткәнчә, күзәтчелек ведомствосы наркотикларның законсыз әйләнешенә каршы көрәш призмасында юлларда куркынычсызлыкны тәэмин итү өчен яңа ысуллар кулланачак. Ул Татарстанда узган ел Россия Федерациясендә, беренчеләрдән булып, наркологта исәптә торучыларны машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм итү практикасын куллануны искә төшерде.

«Без невродиспансерда исәптә торучылар белән машина йөртү таныклыгы булган кешеләрне чагыштырдык. Нәтиҗәләр күрсәткәнчә, элек машина йөртү таныклыгы алган кешеләрнең 10 ел эчендә бер өлеше наркологик исәпкә куелган. Социаль һәм транспорт хәвефен киметү, шулай ук юл хәрәкәтендәге башка кешеләрнең иминлеген тәэмин итү өчен машина йөртү таныклыгын гамәлдән чыгару турында карар кабул ителгән иде», – дип искәртте Вәлитов.

Татарстан прокуратурасы юлларда куркынычсызлыкны тәэмин итүдә яңа ысуллар игълан итте. Алар наркотикларның законсыз әйләнешенә каршы көрәш призмасы аша тормышка ашырылачак.

Фото: © Владимир Васильев

Быел шундый ук принцип белән 1,5 мең кеше машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм ителгән.

«Быел эш психик авырулар аркасында исәптә торучы затлар белән алып барылды. Нәтиҗәләр юлларыбызны иминләштереп һәм машина йөртү хокукыннан мәхрүм итеп, 1500 машина йөртүчене юл хәрәкәтеннән алырга мөмкинлек бирде, – дип билгеләп үтте спикер. – Наркоманиягә һәм наркотикларның законсыз әйләнешенә каршы көрәш призмасы аша юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча бездә яңа ысуллар кулланылачак».

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100