Мәскәү һәм Казанга аномаль эсселек килә, дип кисәтә синоптиклар. Кызган һава агымы Африка һәм Согуд Гарәбстаны ягыннан якынлаша, шуңа күрә бездә дә һава 32°С ка кадәр җылыначак. Ә төннәрен тропик җылылык көтелә. Мондый эсселекне һәр организм да күтәрә алмаска мөмкин, дип кисәтә белгечләр.
-
Эссе сукса, кеше ешрак сулый башлый, күз аллары караңгылана, баш авырта, аңы чуала, борыннан кан китүе дә бар. Эссе суккан кешегә һава җитми, су эчәсе килә, укшыта, йөрәк тибеше арта, тән температурасы 39,5 градустан югарырак күтәрелергә мөмкин.
Эссе көннәр иртәгә – 8 июль – сишәмбедән башлана. Температура +27...+29 градуска кадәр җитәчәк, ди республиканың Гидрометеорология үзәге синоптиклары.
Бу атнада иң эссе көн пәнҗешәмбе (10 июль) булачак: +31 градус эсселек көтелә. Яндекс һава торышы сервисы әлегә шулай фаразлый.
Бу җәйдә Европа илләре аномаль эсселектән иза чигә. Испания һәм Португалиядә һава +46 градуска кадәр кызган. РФ Гидрометүзәгенең фәнни җитәкчесе Роман Вильфанд ТАССка белдергәнчә, Россиягә Европадагы кебек +40 градуслы аномаль эсселек янамый.