Татарстан Республикасы Гидрометеорология үзәге атна ахырына кадәр аномаль җылы булачагын хәбәр итте. Бу турыда «Татмедиа» телеграм-каналында язалар.
Гидрометеорология үзәге җитәкчесе Феликс Гоголь белдерүенчә, температура нормадан 4 градуска югарырак булачак.
Ул якын көннәрдә төнлә температураның +3 тән +8 градуска кадәр булачагын, ә көндез һава +10…+15 градуска кадәр җылыначагын әйтте.
Синоптик сүзләренчә, төбәктә әлегә кар яву көтелми, ә җәйге шиналарны кышкыга алыштыруны машина йөртүчеләр үзләре хәл итә, диелә хәбәрдә.