Синоптиклар климатик җәйнең соңгы көне кайчан икәнен әйтте
Гадәттә, Үзәк Россиядә температура 24 августта төшә башлый. Ә быел климатик җәй, (ягъни температурадан чыгып караганда җәй дип аталырга мөмкин булган - тәүлек температурасы +10 градустан югарырак булган көннәр) озаккарак сузылган. Якшәмбегә кадәр температура 20 градус тирәсе торачак. Яллардан соң суыта башлый, дип хәбәр итә Гидрометүзәк белгече Марина Макарова ТАСС агентлыгына.
16 сентябрьдә башкалада яңгыр көтелә, температура 17 градуска кадәр төшәчәк. Белгеч шушы көнне "климатик җәйнең соңгы көне" дип атаган.