Синоптиклар июльдәге һава торышы турында: «Эсселек кайтыр дип, хыялланырга кирәкмәс»
Татарстанда июль сизелерлек салкын, болытлы көннәр һәм яңгырлар белә башланды. Июльдә кояшлы көннәр булырмы? Эссе көннәр кайчан әйләнеп кайтачак? Агымдагы һава торышы уңышка нинди йогынты ясар?

«Җәйнең беренче ае явым-төшемгә бай булды»
Татарстанда июнь аенда айлык уртача температура климат нормасына якын – 17-18 градус булды. Моңа айның беренче декадасы аномаль җылы булу хисабына гына ирешелде, ул вакытта уртача температура нормадан 2-4 градуска югарырак иде, диде ТР Гидрометеорология үзәге башлыгы Феликс Гоголь.
«Узган айның икенче декадасында һава температурасы климатик нормага якын, ә өченче декадада нормадан түбән булып чыкты. Җәйнең беренче ае явым-төшемгә бай булды. Күпчелек метеостанцияләр мәгълүматлары буенча, июньдә республикада ай ярымлык норма явым-төшем булды, ә Лаешта – берьюлы ике айлык», – диде ул.
Июньдә республикада явым-төшем нормасы 60 мм, Казанда 57 мм тәшкил итә. Шуны әйтергә кирәк, быел июньнең соңгы көнендә бик мул яңгыр яуды.
«Метео» фаразлау үзәге җитәкчесе Александр Шувалов билгеләп үткәнчә, явым-төшемгә бай июнь бик яхшы дым запасы булдырды, ул алдагы айларда үсемлекләргә үсәр өчен җитәрлек булачак.
Фото: © «Татар-информ»
«Көнбатыш циклоннар салкын һава массалары һәм яңгырлар алып килә»
Россия Гидрометеорология үзәге фаразлавынча, июльдә Татарстанда һава температурасы климат нормасы чикләрендә көтелә. Ә бу – аномаль эсселек булмаячак дигән сүз.
«Явым-төшем дә нормада көтелә. Июльдә республика буенча явым-төшем нормасы 55,9 мм, Казанда – 62,6 мм. Җәйнең икенче аенда Казанда айлык уртача температура нормасы 20,5 градус, республика буенча – 19,9 градус тәшкил итә», – диде Феликс Гоголь.
Шул ук вакытта ул шушы көннәрдә Россия Гидрометеорология үзәге фаразына төзәтмәләр кертелүе турында әйтте. Мартта ук чыгарылган озак вакытлы фараз буенча, июльдә безнең төбәктә уртача айлык температура климат нормасыннан югарырак булырга тиеш иде.
Җәйнең икенче аеның беренче декадасында Татарстанда һава температурасы климатик нормадан 1 градуска түбәнрәк булачак. Бу – актив циклон белән бәйле.
«Көнбатыштан һәм Атлантикадан явым-төшемнәр белән салкын һава массалары китерүче циклоннар өстенлек итә», – дип аңлатты ТР Гидрометүзәге башлыгы.
Фото: © «Татар-информ»
Якын көннәрдә көчле җил, яшен һәм боз көтелә
Июльнең беренче ункөнлегендә Казанда температура нормасы 19,6 градус, республика буенча – 19,1 градус тәшкил итә.
«Якын көннәрдә эсселек көтелми. Июльнең беренче атнасы яңгырлы һәм салкын булачак. Гомумән алганда, җәй узган елгы кебек эссе булмаячак», – дип кисәтте Феликс Гоголь.
Якын көннәрдә республикада һава торышы циклон тәэсирендә формалашачак, сизелерлек үзгәрешләр көтелми.

Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев
«Тирән циклон үзенә Баренц диңгезендәге һаваны үзенә тартты»
Александр Шувалов җәйге салкыннарның сәбәпләрен аңлатты. Аның сүзләренчә, июнь ахырында «Баренц диңгезеннән һаваны үзенә тартып» китергән тирән циклон Россиянең Европа өлешендәге үзәк, ә аннары көнчыгыш районнарга килде.
«Шуңа күрә мул явым-төшемнәр, түбән атмосфера басымы һәм түбән температура күзәтелә. Бу атна ахырына кадәр температура 18-19 градустан югары булмаячак. Көчле яңгырлар һәм салкынча һава саклана. Эссе көннәр кайтыр дип, хыялланырга кирәкмидер», – ди ул.
Кара һәм Каспий диңгезләренә кадәр Россиянең бөтен Европа территориясендә салкын һава саклана.
«Илнең Европа территориясенә салкынча һава массалары килә. Югары басымнар түбән басымнар белән чиратлашып барачак», – диде Шувалов.
Аның сүзләренчә, яңгырлар явуын дәвам итәчәк.
Фото: © «Татар-информ»
«Куркыныч табигать күренешләре – җил-давыллар, яңгырлар, боз, өермәләр булырга мөмкин»
Россия Гидрометеоүзәгенең озак вакытлы фаразы буенча, августта республикада һаваның айлык уртача температурасы климатик нормадан 1 градуска югарырак булачак. Нормада ул 17,7 градус, ә явым-төшем нормасы 54 мм тәшкил итә. Әмма бу фаразга да төзәтмәләр кертелергә мөмкин, дип кисәтте Феликс Гоголь.
«Җәй көне конвекция белән бәйле куркыныч күренешләр – җил-давыллар, яңгырлар, боз, өермәләр барлыкка килә», – диде ул.
Александр Шувалов әйтүенчә, теләсә нинди куркыныч метеорологик күренеш санаулы сәгатьләр һәм минутлар эчендә формалаша. Куркыныч метеокүренешләр күп очракта эсседән салкынча һава торышына күчкән вакытта була.
Метеокүзәтүләр буенча, 1950 елдан алып иң эссе июль Татарстанда 2010 елда булган – айлык уртача температура ул вакытта 24,7 градус тәшкил итте. Бу ел урман янгыннары белән истә калды, җәй буе стационар блоклаучы антициклон торды. Иң салкын июль республикада 1956 елда күзәтелгән, ул елны айлык уртача температура 15,9 градус булган.

Фото: © «Татар-информ»
«Туфракта продуктив дым җитәрлек»
Бүгенге һава шартларын бөртекле культуралар үсеше өчен уңайлы дип бәяләргә була: көчле эсселек юк, продуктив дым җитәрлек, дип хәбәр итәләр «Татар-информ»га Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында.
«Июньдә республикада продуктив яңгырлар яуды. Уртача 76 мм явым-төшем булды. Туфракта продуктив дым җитәрлек. Шулай ук билгеләп үтәргә кирәк, мондый һава торышы авырулар һәм корткычлар үсеше өчен дә уңайлы. Хәзер – чәчүлекләрне саклау һәм уңышны формалаштыру буенча эшләрнең актив чоры», – дип сөйләделәр министрлыкның матбугат хезмәтендә.
Быел аграрийларга 3,3 млн тоннага якын сенаж, 3,7 млн тонна силос һәм 330 мең тонна печән әзерләргә кирәк булачак. Бүгенгә республика буенча 258 мең га күпьеллык үлән чабып алынган, ягъни 84 процент, 1,4 млн тоннадан артык сенаж һәм 139 мең тонна печән әзерләнгән.
Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров
«Мондый һава торышы чүп үләннәренең үсүенә ярдәм итә»
«Кама аръягы бакчалары» төбәк иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Дмитрий Волков республика бакчачыларына җәйге һава торышының көйсезләнүенә уңай карарга киңәш итә.
«Бакчачыларга су сибәргә кирәкми, безнең өчен моны күкләр эшли. Республиканың күпчелек бакчачылык ширкәтләрендә суны график буенча бирәләр – билгеле бер көннәрдә берничә сәгатькә», – диде ул.
Волков билгеләп үткәнчә, яңгырлар һәм кояш чиратлашып торганда, бакчаларда уңыш бераз соңрак өлгерәчәк.
«Бакчачыларга кәефләрен төшермәскә, чүп үләне белән көрәшергә киңәш итәсе килә. Мондый һавада алар рәхәтләнеп үсә. Ә чүп үләннәре булган җирдә дым күбрәк саклана, бу – җиләк культураларының черүенә китерә», – дип аңлатты ул.
Шул ук вакытта, алмагачлар һәм грушалар яхшы үсә, ди ул. Моннан тыш, быел чия уңышы да бик яхшы.

Фото: © «Татар-информ»
Марий Элда җир җиләге өлгергән, урманнарда гөмбәләрнең 50гә якын төре очрый
Урманнарында һәм сулыкларында Татарстан кешеләре ял итәргә яраткан күрше Марий Эл Республикасында хәлләр ничегрәк? «Зур Кокшага» тыюлыгының өлкән фәнни хезмәткәре Геннадий Богданов хәбәр иткәнчә, июньнең икенче яртысы Марий Эл халкын да яхшы һава торышы белән сөендермәгән. Явым-төшемнәр төрле урында төрлечә – урыны белән күп, ә урыны белән алар җитми, ләкин елгаларда су биеклеге чагыштырмача югары булып кала. Мондый һава торышы урман җиләкләре уңышына ярдәм иткән.
«Җир җиләген 12 июньнән җыя башладылар. Урыны белән ул бик күп. Караҗиләк 13 июньнән өлгерә башлады. Узган 2 ел белән чагыштырганда аның уңышы начар түгел», – ди Богданов.
Аның әйтүенчә, хәзер урманнарда гөмбәләр күп, кимендә 50 төр гөмбәне табарга мөмкин. Ашарга яраклылардан әтәч гөмбәсе очрый, ә болыннарда һәм көтүлекләрдә – баллы гөмбәләр.
«Урыны-урыны белән ак гөмбәләр дә, усак һәм каен гөмбәләре дә очрый. Әле җыярга өлгермәүчеләргә дә борчылырга кирәкми. Алда – июль, август һәм сентябрь – иң гөмбәле айлар», – ди Богданов.
Чыганак: «Татар-информ», Наталья Рыбакова