news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Синоптиклар елга-күлләрдә «яңа сауган сөт кебек» су вәгъдә итә

news_top
Синоптиклар елга-күлләрдә «яңа сауган сөт кебек» су вәгъдә итә
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Атна азагына Үзәк Россиядә елгаларда һәм сулыкларда су 24 градуска кадәр җылыначак. Бу турыда Россия Гидрометеорология үзәге фәнни җитәкчесе Роман Вильфанд РИА «Новости»га хәбәр иткән.

«Минималь температура 20 градус тирәсендә, көндез 31-33 градус җылы булганга, инде пәнҗешәмбе үк Мәскәү елгасында су 20 градуска һәм аннан да югарырак күтәреләчәк. Атна азагына бу «яңа сауган сөт» – 24 градус тирәсендә була, аеруча аз агымлы сулыкларда», – дигән Вильфанд.

Синоптик сүзләренчә, бу – Россиянең Европа өлешендә су коену өчен бик яхшы температура.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар