Синоптиклар быелгы кыш җылы булачак дип фаразлый
Синоптиклар быелгы кыш җылы булачак дип фаразлый
Росгидромет сайтында быелгы кышка фаразлар чыкты. 67—69 процент төгәллек белән салкын айларда (ноябрьдән мартка кадәр) Россиядә күпьеллык һава торышы норма һәм аннан җылырак булачагы турында фаразлыйлар.
Росгидрометның фаразлары соңгы 19 елда 58—81 процент төгәллек белән тормышка ашкан.
Ноябрьдә Төньяк Көнбатыш, Урал, Себер һәм Ерак Көнчыгышта башка елларга караганда җылырак булачак.
Декабрьдә күпьеллык нормалар саклана, кайбер төбәкләрдә җылырак та булуы ихтимал.
Росгидрометның фаразлары соңгы 19 елда 58—81 процент төгәллек белән тормышка ашкан.
Октябрьдә Себердә башка елларга караганда салкынрак булачак.
Ноябрьдә Төньяк Көнбатыш, Урал, Себер һәм Ерак Көнчыгышта башка елларга караганда җылырак булачак.
Декабрьдә күпьеллык нормалар саклана, кайбер төбәкләрдә җылырак та булуы ихтимал.
Гыйнварда да күпьеллык нормалар сакланачак. Якутиядә генә аномаль җылы һава торышы көтелә.
Февральдә Төньяк Кавказ, Иркутск, Ерак Көнчыгышта җылырак булачак. Ә менә Россиянең Үзәгендә һәм төньяк-көнбатышында салкынрак булачак.
Мартта Россиянең үзәгендә, Идел буенда, Көньяк, Төньяк Кавказ, Урал, Себер окрукларында, Байкал буенда, Чукотка һәм Якутиядә җылырак булачак.