news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Синоптиклар бозлавык һәм кар турында кисәтә

news_top
Синоптиклар бозлавык һәм кар турында кисәтә
Фото: © Салават Камалетдинов, «Татар-информ»

Якшәмбе, 20 ноябрьдә, Татарстанда аязучан-болытлы һава торышы фаразлана. Төнлә һәм иртән урыны белән бераз кар явачак, көндез сизелерлек явым-төшемнәр көтелми. Төньяктан һәм төньяк-көнбатыштан 5-10 метр тизлектә җил. Төнлә һава температурасы -6…-11° градус, аязганда -14° градуска кадәр суытачак. Көндез -3…-8° градус. Юлларда урыны белән бозлавык булырга мөмкин, дип кисәтә Татарстанның Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.

Дүшәмбе, 30 ноябрьдә, аязучан-болытлы һава торышы саклана. Төнлә явым-төшемнәр көтелми, көндез урыны белән бераз кар явачак. Төньяк-көнбатыштан, көньяк-көнбатыштан 5-10 метр тизлектә җил. Төнлә һава температурасы -6…-11°, көндез -3…-8° градус. Юлларда урыны белән бозлавык.

Сишәмбе, 1 декабрьдә, болытлы булачак. Бераз кар явуы көтелә, көндез урыны белән кар явачак. Көньяк-көнбатыштан һәм көнбатыштан 4-9 метр тизлектә җил. Төнлә һава температурасы -5…-10°, көндез -2…-7° градус. Юлларда урыны белән бозлавык.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар