Татарстанда тотрыклы кар катламы ноябрь ахырында – декабрь башында гына формалашачак. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына «Метео» фаразлау үзәге җитәкчесе Александр Шувалов хәбәр итте.
Белгеч сүзләренчә, киләсе атнада көтелгән беренче кар явым-төшемнәре җирдә озак ятмаячак. Ял көннәрендә һава температурасы +7 градуска кадәр күтәрелү сәбәпле, көчле яңгыр аны эретәчәк.
«Якынча фаразлар буенча, кар тотрыклы рәвештә ноябрьнең соңгы биш көнендә генә ятарга мөмкин. Әмма бу, мөгаен, декабрь башында булачак», – дип билгеләп үткән Шувалов.
Синоптик озак вакытка исәпләнгән кышкы фаразларның төгәллеге түбән булуын ассызыклаган. Аларның аклану күрсәткече 60–65 проценттан чак кына югарырак. Шуңа күрә җылы көздән соң һичшиксез кырыс кыш киләчәк яки явым-төшемнәр гадәттәгедән күп булачак дигән көнкүреш фаразларының фәнни нигезе юк.