Татарстанда яшәүчеләр бу сезонда беренче карны инде октябрьдә күрергә мөмкин. Бу турыда «Метео» фаразлау үзәге җитәкчесе Александр Шувалов сөйләгән.
Аның сүзләренчә, киләсе айда кар яву ихтималы 50гә 50 дип бәяләнә.
«Бу ихтималны 50гә 50 дип бәялим. Әмма төгәлрәк фаразны шул вакытка якынрак ясап булачак», — диде Шувалов «Татар-информ» белән әңгәмәдә.