
Хәзерге вакытта Россия территориясенең якынча 30 процент өлешендә кар яткан. Һава торышы салкын булу сәбәпле, ул инде эремәячәк. Бу хакта Россия Гидрометеорология үзәгенең фәнни җитәкчесе Роман Вильфанд хәбәр итте, дип яза «Вести».
Синоптик сүзләренчә, Себер һәм Ерак Көнчыгыш федераль округларының төньяк яртысын кар каплаган.
«Россия территориясенең ким дигәндә 30 процент өлешендә кар ятты, дип әйтергә була», – дигән синоптик ТАСС агентлыгына.
Бу – Себер һәм Ерак Көнчыгыш өчен нормаль күренеш булса, Урал өчен – сирәк хәл, дип өстәгән Вильфанд.