news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Синоптик киләсе кышны аномаль җылы булачак дип фаразлый

news_top
Синоптик киләсе кышны аномаль җылы булачак дип фаразлый
Фото: © Михаил Захаров, «Татар-информ»

Киләсе кыш Россиянең күпчелек өлешендә Эль-Ниньо климатик күренеше нәтиҗәсендә аномаль җылы һәм дымлы булачак. Бу хакта «Фобос» һава торышы фаразлары үзәгенең әйдәп барчы белгече Евгений Тишковец сөйләде, дип яза РИА Новости.

«Быел Россиядә Арктик зона, Себернең төньягы, Чукотка һәм Беринг, Чукотка диңгезеннән тыш, илнең зур өлешендә аномаль җылы булачак. Температура нормадан өч-дүрт градуска югары булыр дип фаразлана. Бу шактый саллы күрсәткеч», – дип сөйләгән Евгений Тишковец.

Синоптик бәяләвенчә, Үзәк Россиядә һәм илнең көньяк өлешендә аномаль җылылыкның иң югары ноктасы февральгә туры киләчәк. Шул ук вакытта, җылыну явым-төшем күләменең артуы белән бергә барачак, ди ул.

«Болар явым-төшем күләме арту белән бергә барачак. Декабрьдә азмы-күпме нормага якын булыр, дип уйлыйм. Ә алга таба – гыйнварда явым-төшем нормадан 30-40 процентка артык явачак», – дигән синоптик.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар