Россиядә кышкы һава торышы тотрыксыз булачак, салкын көннәр җылы көннәр белән чиратлашып торачак, дип хәбәр итте журналистларга Россия Гидрометеорология үзәге директоры Юрий Симонов. Бу турыда «РИА Новости» яза.
«Хәзер үк кышның һава торышы ягыннан тотрыксыз булачагы ачык. Салкын көннәр озакка сузылган җылы көннәр белән чиратлашачак — биш-җиде көн буе юеш кар явачак, кайбер урыннарда көндез яңгыр да яварга мөмкин», — дип сөйләде ул «Россия сегодня» халыкара мультимедиа матбугат үзәгендә узган матбугат конференциясендә.
Синоптик шулай ук кышын бозлавыклар да күзәтеләчәген өстәде.