news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Синоптик җәй уртасында нинди һава торышы булачагын әйтте

news_top
Синоптик җәй уртасында нинди һава торышы булачагын әйтте
Фото: «Татар-информ»

Июль уртасында Үзәк Россиядә уртача эссе булыр дип көтелә. Бу хакта «Фобос» һава торышы үзәгенең әйдәп баручы белгече Михаил Леуска сылтама белән РИА «Новости» хәбәр итә.

«Җәй уртасында Үзәк Россиядә салкынча һава торышы да, аномаль эсселек тә булачак. Июль башында һава торышы әле июнь тенденциясен саклаячак, һәм уртача температура нормадан бераз түбәнрәк булыр дип көтелә. Ә менә ай уртасында җылы һава массалары өстенлек алачак, һәм төбәкне уртача эсселек көтә», – дип язган Леус үзенең Telegram-каналында.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар