Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Шиномонтажда тәгәрмәч алмаштырганда нәрсәне үзең тикшерергә кирәк?

news_top_970_100
Шиномонтажда тәгәрмәч алмаштырганда нәрсәне үзең тикшерергә кирәк?
Фото: © "Татар-информ", Солтан Исхаков

Шиномонтаж белән шөгыльләнүче таныш булмаган сервисларга мөрәҗәгать итсәгез, эш барышын үзегез тикшереп торыгыз. Бу турыда «Российская газета» клиентларга техник ярдәм итү бүлеге башлыгы Алексей Стасюкка сылтама белән яза.

Белгеч сүзләренчә, монтажлаган чакта шиналар һәм дисклар ватылырга мөмкин. Мәсәлән, шина куйганда мастер шактый көч куйса, яки хезмәттәшләрен ярдәмгә чакырса – бу шикләнү өчен сәбәп була ала.

Балансировка вакытында шуңа игътибар итегез: тәгәрмәчне стендта әйләндергәндә «восьмерка» булмасын. Читтән карап торганда тәгәрмәч дискы сигезле саны кебек борылып-борылып әйләнә. Димәк, тәгәрмәч дискы кәкре һәм аны төзәтергә кирәк дигән сүз. Юкса машинада йөргән чакта руль селкенә – кулга бәрә.

Моннан тыш, шиналарда басымны көйләсеннәр. Басым күрсәткече машина җитештерүче тәкъдим иткән диапозонда булырга тиеш. Гадәттә, бу сан бензин багы яки йөртүче утыра ишек янында ябыштырылган белешмәдә була.

Автоэксперт киңәш иткәнчә, мастер ясаганнан соң, һәр тәгәрмәчнең болтларын махсус ачкыч белән тикшереп чыгу хәерле.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100